Яңалыклар

01.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән хезмәттәшлек буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Республика координация советының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

01.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Нурлат муниципаль районында эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты - Нурлат муниципаль районы Советының чираттан тыш 28 нче сессиясендә катнашу.

Көн тәртибе кысаларында депутатлар Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм Нурлат муниципаль районы башлыгын сайлау мәсьәләләрен карадылар.

01.06.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казанның Дәрвишләр бистәсендә ишегалды бәйрәмендә булды. Аны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

01.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасы филиалының яңа бинасында булды.

01.06.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Барысы да балалар өчен» инклюзив үзәгендә булды.

01.06.2023

Бүген Казанның Елга портында «Метеор-2020» «Михаил Девятаев» тиз йөрешле пассажир судносын һәм «Татарстан Республикасы флоты» АҖ суднолар компаниясенә А217-1 пассажир судносын тапшыру тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих, Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Константин Анисимов, «Ак Барс холдинг» компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар катнашты.

31.05.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышын уздырды. Чара республика Хөкүмәте Йортында узды. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

31.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Корпорация Туризм.РФ » АҖ генераль директорының беренче урынбасары Денис Секачев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

31.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтүчеләр советы утырышы узды.

31.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәте директоры - Россия милли гвардиясе гаскәрләре баш командующие Виктор Золотов очрашты.

Битләр: << ( 351 ) 352 353 354 355 356 357 358 359 360 >>