Бүген ТР Хөкүмәте Йортында тарихи торак пунктларда шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Комиссия эшендә Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, комиссиянең даими әгъзалары, ведомство җитәкчеләре һәм архитектура берләшмәсе әгъзалары катнашты.
Бүген Казан Кремлендә «Зенит-Казан» ирләр волейбол клубы - 2022-2023 елгы волейбол сезоны буенча Россия чемпионаты җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Тантанада Ттарстан рсепубликасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Казан командасы 11 тапкыр ил чемпионы булды инде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Дауд Мирзахани белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
2023 елда капиталь ремонт программасы буенча лифт җайланмаларын алыштыру Татарстанның 96 күп фатирлы йортында яшәүчеләрне көтә. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Торак-коммуналь хуҗалык фонды генераль директоры Айрат Әбүзәров хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Осланда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды һәм Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнашты.
Җиңү Көне - илебезнең иң зур бәйрәме. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан тантаналы кабул итүдә белдерде. Чара Казан Кремлендә узды. Тантанада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан тантаналы рәвештә узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларда катнашты..
Җиңү Паркына керү урынында Рөстәм Миңнехановны Казан мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте һәм башка яшьләр оешмалары вәкилләре каршы алды.
Рөстәм Миңнеханов барысын да Җиңү бәйрәме белән котлады, җавап итеп яшь армиячеләр өч тапкыр «Ура!» дип кычкырдылар.
Бүген Казанның Арча зиратында Бөек Ватан сугышы сугышчыларын искә алдылар. Хәрби каберлекләргә чәчәкләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин салды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате.