Бүген «Казан Экспо»да Росавтодорның «Россия Федерациясе субъектлары территориясендә юл эшчәнлеген гамәлгә ашыруга нәтиҗәле алымнар» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе Президиумы (штабы) утырышы узды. Чарада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков катнашты.
Хәзерге чикләүләр шартларында без җитештерүчеләрнең уңышлы эшләве өчен барлык шартларны тудырырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елның 1 кварталында берләштерелгән бюджет үтәлеше йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә белдерде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. АндаТатарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш барышында берничә инновацион проект каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Саха ( Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе Андрей Тарасенко белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Бүген Казан Кремленең Пушечный дворда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
Бүләкләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Чара Яз һәм Хезмәт бәйрәменә һәм Җиңү көненә багышланды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия Почтасы» АҖ генераль директоры Михаил Волков белән очрашты.Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «НОВАТЭК» ААҖ идарәсе рәисе Леонид Михельсон белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды.Чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкилләрнең XX бөтенроссия съездында катнашучыларга сәламләү сүзе юллады.
Исегезгә төшерәбез, съезд бүген Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында ачылды (Спартаковская ур., 2).
Съездда катнашучыларга сәламләү сүзләрен РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле Мария Львова-Белова укыды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, РФ Дәүләт Думасы һәм РФ Федераль Собрание, юнәлеш федераль һәм төбәк министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шулай ук бала хокукларын яклау мәсьәләләре буенча экспертлар һәм белгечләр катнаша.