Минскка эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Чаллы» һәм «Зеленодольск» ТОСЭРларында эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Борис Грызлов белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Минскта эш сәфәрендә.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Минскта эш сәфәрендә.
Очрашуда Беларусь Хөкүмәте вице-премьеры Петр Пархомчик, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасына ике көнлек эш сәфәренә килде.
Минск халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Беларусь Хөкүмәте вице-премьеры Петр Пархомчик һәм Россиянең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Борис Грызлов каршы алды.
Бүген төштән соң Рөстәм Миңнеханов Казанда П.И. Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбендә булды.
Рөстәм Миңнехановны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Мәктәпне карау барышында аңлатмаларны уку йорты директоры Яков Туркенич биреп барды.
Бүген Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы территориясендә табигый янгыннарны кисәтүгә һәм бетерүгә әзерлек турында сөйләштеләр.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды, аны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – Комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
Видеоконференцэлемтә режимында чарага республиканың барлык муниципаль районнары тоташтырылды.
Татарстант Республикасы Премер-министры А.В. Песошин татарстанлыларны Космонавтика көне белән котлады.
"Кадерле татарстанлылар!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Космонавтика көне белән котлыйм!
Бүген Казанда "Беренчеләр хәрәкәте" бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең "Алга! Киттек!" республика форумы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» КБАО генераль директоры Светлана Чупшева катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Беренчеләр хәрәкәте" Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте остазлары һәм активистлары белән очрашты. Очрашу Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «Алга! Киттек!» республика форумын ачу алдыннан узды. Очрашуда шулай ук «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» КБАО генераль директоры Светлана Чупшева катнашты.