«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Уенны башла» бөтенроссия конкурсы финалының эшлекле программасы кысаларында Казанда илебезнең уен индустриясе үсеше векторы турында фикер алышу буенча стратегик сессия узды. Хакимият органнары, технология компанияләре һәм профильле оешмалар вәкилләре Россиядә уен индустриясенең хәзерге хәлен карадылар һәм Ярдәм чаралары турында Россия Федерациясе Хөкүмәте адресына җибәреләчәк үз тәкъдимнәрен игълан иттеләр.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, җитештерү эшчәнлеге темпларын бәяләп, төбәкнең иң эре авиатөзелеш предприятиеләрендә - Казан вертолетлар һәм Казан авиация заводларында булдылар.
Бүген Иннополиска экскурсия кысаларында Россиянең төрле төбәкләре вәкилләре, РАНХиГС Executive Master in Public Management (EMPM) программасы тыңлаучылары булды. Алар: дәүләт хезмәткәрләре, шәхси компанияләр җитәкчеләре һәм эшкуарлар, «Россия лидерлары» конкурсында җиңүчеләр һәм финалистлар һәм «Яңа вакыт» кадрлар проектында җиңүчеләр – барлыгы 80гә якын кеше.
Бүген Казанда «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Федераль җәзаларны үтәтү хезмәте директоры Аркадий Гостев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды.
Халык сәнгать кәсепләре - республикабызның гына түгел, тулаем илнең мәдәни мирасының мөһим өлеше. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Катнашучылар Татарстан Республикасында халык сәнгать кәсепләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе таможня идарәсе башлыгы Агепсим Ашкалов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия өзлексез һөнәри белем бирү медицина академиясе ректоры Дмитрий Сычев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстанда 2023 елда информатика, җәмгыять белеме, тарих һәм әдәбият буенча БДИ тапшыруны сайланган унберенче сыйныф укучылары саны артты. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Брифингның төп темасы - 2023 елда Татарстан Республикасында дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү үзенчәлекләре.