Яңалыклар

06.04.2023

Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерүдә Татарстанның төп өстенлеге - гаять көчле сәнәгать потенциалы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы ИТ-паркында узган алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмәдә хәбәр итте.

06.04.2023

Бүген Чаллыда ИТ-парк мәйданчыгында алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә уза. Бу эштә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Россиянең алдынгы инженерлык мәктәпләре вәкилләре, индустриаль компанияләр-партнерлар җитәкчеләре катнаша.

05.04.2023

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт Премиясе һәм М. Җәлил  исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиевкә 85 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе узды

Юбилярны котларга аның дуслары, хезмәттәшләре, иҗат сөючеләре килде. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичәнең мактаулы кунагы булды.

05.04.2023

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча республика Хөкүмәте утырышын уздырды. Чара «Казан Экспо» да Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында узды. Эштә РФ энергетика министрының беренче урынбасары Павел Сорокин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

05.04.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ашхабадка бер көнлек эш визиты кысаларында Төркмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.

 

05.04.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ашхабадка бер көнлек эш визиты кысаларында Төркмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашты.

04.04.2023

Татарстанның дүрт эшкуары 2022 елда 1 млрд сумнан артык керем декларацияләгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

"Бүген инде дүрт шәхси эшкуар 2022 елда алынган бер млрд сумнан артык керемен декларацияләде, ә аларның салымнары суммасы 151 млн сумга якын", – диде Марат Сафиуллин.

Ул узган ел бер млрд сумнан артык керемне 24 салым түләүче декларацияләгән, салымның гомуми суммасы – 367 млн сум булганын искәртте.

04.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. 

Төп максат - санкцияләр басымы шартларында Россия сәнәгатен үстерү буенча РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашу. 

Россия Дәүләт Советы Президиумын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үткәрә.

01.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков алдагы чәчү кампаниясенә әзерлек турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

 

01.04.2023

Бүгенге көндә торак төзелеше буенча еллык план 37% ка үтәлгән - 1 млн.138 мең квадрат метр торак тапшырылган. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов шундый мәгълүмат китерде. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Битләр: << 371 372 373 ( 374 ) 375 376 377 378 379 380 >>