Яңалыклар

07.04.2023

Бүген Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов Росбанк идарәсе рәисе Наталья Воеводина белән очрашты.

Татарстан Республикасы территориясендә Росбанкның агымдагы эшчәнлеге һәм төбәктә банк челтәрен алга таба үстерү мәсьәләләре турында сөйләшенде.

Очрашуда Наталья Воеводина билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан – Россиянең тормыш сыйфаты буенча алдынгы төбәкләренең берсе.

07.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Социаль фонды рәисе Сергей Чирков белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Социаль өлкәдә хезмәттәшлек итү, дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын яхшырту һәм социаль ярдәм чаралары мәсьәләләре турында сүз барды.

07.04.2023

Бүген А.Н Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ коллективына Тимур Алибаевны югары уку йорты ректоры сыйфатында тәкъдим иттеләр. Чарада РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

07.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәхнә ветераннары - РСФСРның халык артистлары, ТАССРның халык артистлары Равил Шиһап улы Шәрәфиев һәм Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов белән очрашты..

Очрашу камин залында узды һәм Равил Шәрәфиев белән Ринат Таҗетдиновка 85 яшь тулуына багышланды.

Рөстәм Миңнеханов Равил Шиһап улы Шәрәфиев белән Ринат Арифҗан улы Таҗетдиновны юбилейлары белән котлады. Ике артист та 1938 елда туган.

07.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов кабинетында узды. Югары белем бирү системасын үстерүнең актуаль мәсьәләләре, фән өлкәсендә берничә проект буенча хезмәттәшлек, башка темалар турында сүз барды.

07.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт эшлеклесе, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Николай Демидовка мемориаль такта ачу тантанасында катнашты.

Чара Казанда, Зур Кызыл урамның 17 нче йорында, кайчандыр Николай Демидов яшәгән йортта узды. Тантаналы чара Демидовның туган көненә багышлады – иртәгә, 8 апрельдә, аңа 90 яшь тулыр иде.

07.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «БлагоДарю» социаль адаптация үзәгендә булды.

Әлеге үзәк Әгерҗе урамында урнашкан , 2019 елда төзелгән бина муниципаль милек булып тора. 2022 елдан оешма җитәкчесе - Гөлнара Галиәхмәтова.

07.04.2023

Росбанк идарәсе рәисе Наталья Воеводина Иннополис инновацион үзәгендә булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озатуында ул ИТ-шәһәрнең төп объектларында булды һәм пилотсыз таксины сынады.

06.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков «КАМАЗ» фәнни-техник үзәгендә булдылар.

06.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тикшерү бүлекчәләре хезмәткәрләрен Россия Эчке эшләр министрлыгы системасындагы тикшерү органнарының 60 еллыгы белән котлады

Тантаналы чара Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ баш бинасының актлар залында узды.

Битләр: << 371 372 ( 373 ) 374 375 376 377 378 379 380 >>