Яңалыклар

31.03.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча советы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Совет утырышында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары кушылды.

31.03.2023

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директорының персонал белән идарә итү һәм гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Табачук белән очрашты.

Очрашу Алексей Песошинның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов һәм башкалар катнашты.

30.03.2023

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт һәм муниципаль идарә, нефть тармагы, төзелеш, авыл хуҗалыгы тармаклары хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

29.03.2023

Бүген Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә булды.

Искәртик, Дмитрий Медведев Татарстан Республикасында бер көнлек эш сәфәрендә.

Эш сәфәре барышында Дмитрий Медведев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров озатуында Казан дары заводында булды.

29.03.2023

Бүген Казанга эш визиты белән Дмитрий Медведев килде.

28.03.2023

1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик ике айлык башлана. Кыш көне җыелган чүпне җыюга республиканың барлык халкы чакырыла. Бу хакта журналистларга ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.

 

25.03.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һәм ишегалларын төзекләндерү схемаларын килештерү буенча эш турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Барлык районнар видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылган.

25.03.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә йөкләмә бирде.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

25.03.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр торышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

25.03.2023

Казанда «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «уенны башла»Бөтенроссия конкурсының беренче сезонын ябу тантанасы узды. Финалның конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча «Партнерлык трегы» юнәлешендә проектның иң яхшы эшләүчеләренең исемнәре билгеләнде һәм «уен проектлары акселераторы»юнәлешенең иң көчле командалары аталды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.

Битләр: << 371 372 373 374 ( 375 ) 376 377 378 379 380 >>