Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең ХХ бөтенроссия съездын ачу тантанасында катнашты.
Чара Казанда Б.Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында уза (Спартаковская урамы, 2 йорт).
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар фәнни, педагогик һәм иҗади зыялылар вәкилләре белән очрашты. Очрашу Казан Кремленең "Манеж" күргәзмә залында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнаша.
Башта Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан үзәгендәге бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле итәгенә чәчәкләр салдылар.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле милләттәшләр!
Сезне Туган тел көне һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан тәбрик итәм.
Әдипнең даһиларча зур осталык белән тудырылган әдәби образлары һәркемгә таныш һәм якын. Аның әсәрләренә нечкә лирик хисләр, җәмгыятьнең иң әһәмиятле социаль темаларын күтәрү, камиллекнең югары дәрәҗәсенә җиткерелгән үткен сатира һәм юмор хас.
Татарстанда быел юл эшләренә, эре проектларны гамәлгә ашыруны исәпкә алып, 250 млрд сум тотарга планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Бүген Казанда күренекле дәүләт эшлеклесе һәм дипломат Тимур Акулов хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Тантанада ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм башкалар катнашты. Тактаны Чехов урамындагы 53 нче йорт фасадына урнаштырдылар, анда Тимур Акулов 1994-2008 елларда яшәгән.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов "ИННОПРОМ. Үзәк Азия" пленар сессиясендә катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе Хәкиме Зоир Мирзаев белән очрашты. Очрашу "ИННОПРОМ. Үзәк Азия" мәйданчыгында узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында «ИННОПРОМ. Үзәк Азия" халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев белән очрашты.
Очрашу Үзбәкстан Президенты резиденциясендә узды.