Бүген AIM Global 2023 Еллык инвестицион форумы киңлекләрендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә Дәүләт министры Тани Әхмәт Әл-Зәйүди белән очрашты. Яклар төрле вакытта күп тапкырлар очрашкан һәм шуңа күрә диалог дустанә шартларда узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида AIM Global 2023 еллык 12 нче инвестицион форумын ачу тантанасында хөрмәтле кунак буларак катнашты һәм халыкара эксперт сыйфатында «Дөнья лидерлары дебатлары» пленар утырышында чыгыш ясады, ул быел «Инвестицион парадигманы үзгәртү: тотрыклы икътисадый үсешкә ярдәм итү өчен киләчәк инвестицион мөмкинлекләр, төрлелек һәм чәчәк ату, шулай ук ул AIM Global 2023 инвестиция форумының күргәзмә экспозициясе белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Al rais Group» башкарма директоры Мөхәммәд Җәсим Әл-Рәис җитәкчелегендәге «Al Rais» туризм операторы вәкилләре белән очрашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш визитына килде. Пленар утырышның мактаулы кунагы һәм спикеры сыйфатында ул 12 нче Еллык AIM Global 2023 инвестиция форумы эшендә катнаша, форум бу көннәрдә башкала Абу Дабида ADNEC үзәк күргәзмә комплексында уза.
Татарстанда 2023 ел программасы кысаларында күп фатирлы торак йортларның ишегалларын төзекләндерү эшләре ничек алга баруы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык районнар видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.
Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт 4 республика һәм 2 федераль программа кысаларында алып барыла, барлыгы 268 объект. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин шундый мәгълүмат китерде.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык районнар киңәшмәгә видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополиста «Үзбәкнефтегаз» АҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Бәхзод Усманов белән очрашты. Бу компаниянең Татарстан Республикасына җавап визиты: 2022 елның декабрендә Татарстан делегациясе Ташкенттагы «Үзбәкнефтегаз» офисында булган иде.
Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе урынбасары Николай Овсиенко, ветераннар һәм хәрби хезмәткәрләр катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен Татарстан Республикасында бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Утырышта катнашучылар Туган ил өчен гомерләрен биргән барлык ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бүген Казанда Төньяк вокзал янындагы скверда «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе урынбасары Николай Овсиенко, Социалистик Хезмәт Герое Николай Фролов, шәһәр предприятиеләренең эшче коллективлары катнашты.