Татарстан Республикасында хәзерге вакытта 14 277 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Брифинг Татарстанда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү чараларына багышланды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләренә урман патруле машиналарын тапшыру тантанасында катнашты.
Чара Казанда С. Сәйдәш исемендәге ДБКЗ каршындагы мәйданда узды.
Барлыгы 28 берәмлек LADA Niva legend урман патруле автомашинасы (сертификат) тапшырылды.
2023 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы икътисадының социаль-икътисадый тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2024 елда Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры башланырга 300 көн кала кирегә таба санау стеласын ачу тантанасында катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «2024 елда Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры башланырга 300 көн кала, кирегә таба санау стеласын ачу тантанасында катнашты.
Чара Мәскәү-Казан телекүпере режимында оештырылды.
Видеоконференция режимында чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко да катнашты.
Алда торган язгы чәчү күләменнән (1,8 млн га) 1 млн 112 мең га яки планга карата 60% чәчелгән. Шуларның 70%ы – бөртеклеләр, 81%ы – шикәр чөгендере, 55%ы – рапс, 51%ы – көнбагыш. Узган декаданың һава торышы кыр эшләренең җитештерүчәнлегенә тәүлегенә 94 мең гектарга кадәр чәчәргә мөмкинлек бирде. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. АндаТатарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Республикада торак төзелеше буенча еллык план 45 процентка үтәлгән-1,4 млн квадрат метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Икътисад министры Микаил Җәббаров белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Исегезгә төшерәбез, Әзәрбәйҗанның Икътисад министры Микаил Җәббаров Татарстанга эш сәфәренә килде (2023 елның 27-28 апреле).
Бүген «Казан Экспо»да Төмәнгә кадәр М-12 «Восток» автомобиль юлын төзү мәсьәләләре буенча җитештерү киңәшмәсе узды. Киңәшмәне РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
KazanForum Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасында хезмәттәшлекне үстерүдә яңа баскыч булачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында белдерде. Утырышны РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин үткәрде. Чара «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.