Яңалыклар

18.04.2023

2024 елда булачак «Киләчәк Уеннары» халыкара дәрәҗәдәге югары технологияле турнир уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чара кичә, 18 апрельдә, Мәскәүдә узды. Аны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко ачты.

18.04.2023

17 апрельдә старт алган «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе ике этапта узачак. Яз көне урманнар кыш көне җыелган чүп-чардан чистартылачак, аларда кисәтүче аншлаглар урнаштырылачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте. Брифингның темасы - "Урман культуралары кампаниясе башлану, ТР урманнарында янгын куркынычы сезонын уздыру һәм булачак табигатьне саклау акцияләре турында"

Министр хәбәр иткәнчә, акция ике этапта узачак: 17 апрельдән 17 июньгә кадәр һәм 11 сентябрьдән 11 ноябрьгә кадәр.

18.04.2023

Бүген Татарстан республикасы Рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Төзелеш, ТКХ һәм шәһәр мохите» юнәлеше буенча комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә, инфраструктураны алдан үстерү буенча стратегик сессиядә катнаша.

Чара РФ Хөкүмәтенең Координация үзәгендә уза. Сессияне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин үткәрә.

18.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов IS Group хуҗасы Синиш Яснич белән очрашты.

15.04.2023

Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында XI республика ифтары узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

15.04.2023

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның яңадан туу бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм.

Тантаналы Пасха бәйрәме кешеләрдә якты һәм нечкә хисләр уята, бу көннәрдә аларның йөрәгендә рухи камиллеккә, шәфкать һәм гаделлеккә омтылыш аеруча арта.

15.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

15.04.2023

Республика кырларында язгы кыр эшләре актив алып барыла. 121,8 мең га яки 6,5%ы чәчелгән. Быел чәчү мәйданы 2,7 млн га тәшкил итәчәк, шул исәптән язгы чәчү - 1,8 млн га. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

15.04.2023

15 апрельгә республикада торак төзелеше буенча еллык план 43 процентка үтәлгән - 1 млн.331 мең кв. метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

15.04.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пасха һәм Ураза бәйрәме вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты.

Битләр: << 361 362 363 364 365 366 367 368 ( 369 ) 370 >>