Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шанхай шәһәре мэры Гун Чжэн белән очрашты. Очрашу ТР Рәисенең Кытайга эш сәфәре кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шанхайга эш сәфәренә килде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов борынгы Болгар шәһәрендә булды һәм Идел буе Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» чарасын ачуда катнашты.
Татарстанның борынгы Болгар шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөхәммәд пәйгамбәрнең чын ядкярләре күргәзмәсендә булды.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле республикабыз кунаклары!
Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне күренекле дата – Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне уңаеннан ихлас котлыйм.
Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу ахырында Татарстанга сәфәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашты.
Искәртик, Патриарх «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV Халыкара икътисади форумы чараларында, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында катнашты, шулай ук Болгар дини академиясендә һәм берничә православие гыйбадәтханәсендә булды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашуы узды.
Очрашуда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашты.
Бүген Казан Кремлендә 2023 елгы ВТБ Бердәм Лигасы чемпионы УНИКС баскетбол клубын котлау чарасы узды. Команданы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан объектларны карады.
Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, музей-тыюлык җитәкчелеге вәкилләре озата йөрде һәм аңлатмалар биреп барды.
Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында Татар дин әһелләренең XIII бөтенроссия форумының пленар утырышы узды. Бу чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Форумда катнашу өчен Казанга Россиянең 77 төбәгеннән 1000 делегат килде.