Яңалыклар

20.05.2023

Бүген Казанда 1803 елда Коръәннең беренче тиражы басылу хөрмәтенә мемориаль такта ачылу тантанасы булды.

Чара Казан федераль университетының (КФУ) төп бинасы ишегалдында узды.

Исегезгә төшерәбез, Коръәннең беренче тиражы Казанда Габделгазиз Бурашев тарафыннан Азия типографиясендә басылган. Бүген бу бина КФУның төп бинасының көнчыгыш канаты өлеше булып тора.

20.05.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә, гидротехник инфраструктура һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларының ничек тормышка ашырылуы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

19.05.2023

Бүген «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисадый форумының пленар утырышында форумда катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җибәргән сәламләү сүзләре укылды.

Пленар утырыш «Ышаныч икътисады: Россия Федерациясе һәм ИХО илләре партнерлыгы» темасына багышланды. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге (Татарстан, Казан) мәйданчыгында узды.

Сәламләүне Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, KazanForum 2023 форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин укыды.

19.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисадый форумының пленар утырышында чыгыш ясады.

Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге (Татарстан, Казан) мәйданчыгында узды.

Пленар утырышның онлайн трансляциясе форум сайтында барды. Шулай ук Россия 24 телеканалында трансляция оештырылды.

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов чы

19.05.2023

Бүген KazanForum мәйданчыгында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Әзәрбәйҗан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шахин Мостафаев арасында очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

19.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия Федерациясендә партнерлык финанслауны үстерүдә Сбер лидерлыгы»темасына сессиядә катнашты. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында узды («КазанЭкспо» ХКҮ).

19.05.2023

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында Иннополис стендында булды.

19.05.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катар Дәүләтенең Сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Солтан Бин Рәшид Әл Хатер белән очрашты. Очрашу KazanForum кырында узды.

19.05.2023

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында узган күргәзмәдә Иннополис стендын Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә дәүләт министры, доктор Тани Әхмәд Әл Зейүди карады. Иннополисның технологик мөмкинлекләре турында аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов сөйләде.

19.05.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Теннис академиясендә булды, аның мәйданчыгында бу көннәрдә фиджитал-футбол буенча халыкара турнир уза.

Битләр: << 351 352 353 354 355 ( 356 ) 357 358 359 360 >>