Яңалыклар

19.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Защитники Отечества» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты.

19.05.2023

Россиядә ислам дәүләтләрен өстенлекле сәүдә-икътисадый һәм инвестиция партнерлары буларак карыйлар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан ратушасында «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында белдерде.

Эштә шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, ИХО әгъзалары илләреннән делегатлар, дини берләшмәләр вәкилләре катнаша.

19.05.2023

Кичә Иннополис стендында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында «Глобаль чакырулар контекстында электрон сәнәгать: ИХО илләрендә хезмәттәшлек перспективалары һәм юллары» панель сессиясе узды.

19.05.2023

Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Солтанлыгы делегациясе белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Икътисад һәм сәнәгать өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү, үзара товар әйләнешен арттыру мәсьәләләре турында сүз барды.

18.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов FESCO транспорт төркеме җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу KazanForum киңлекләрендә узды.

18.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ИХО илләренең яшьләр министрлары делегациясе белән очрашты. Очрашу KazanForum мәйданчыгында узды.

18.05.2023

Бүген KazanForum кырында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Төркмәнстан Министрлар Кабинеты каршындагы Транспорт һәм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Мәммәтхан Чакыев белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

18.05.2023

Бүген Татарстан Республикасына Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл килде.

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, митрополит Кирилл һәм башка рәсми затлар каршы алды.

 

18.05.2023

БүгенТатарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев белән КazanForum мәйданчыгында очрашты.

18.05.2023

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларындагы күргәзмәдә Иннополис стендын Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, илнең икътисадый үсеш министры Максим Решетников һәм форумның башка хөрмәтле кунаклары карады.

Битләр: << 351 352 353 354 355 356 ( 357 ) 358 359 360 >>