Яңалыклар

28.05.2023

Хөрмәтле фармацевтика, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләре!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Химиклар көне белән котлыйм!

27.05.2023

XIII Бөтенроссия авыл Сабантуенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Быел сабан бәйрәмен Әстерхан өлкәсе кабул итә. Бәйрәмнең төп мәйданчыклары Идел буе районының Три протока авылында урнашкан.

27.05.2023

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә санитар-экологик ике айлыкка йомгак ясалды.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Санитар-экологик ике айлыкның барышы турындагы нотык белән ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков чыгыш ясады.

27.05.2023

Татарстан Республикасында уңыш формалаштыру буенча чаралар 2 млн 272 мең га мәйданда, ягъни планның 37%ы уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык муниципаль районнар киңәшмәгә видиоконференция режимында барлык районнар да кушылды.

27.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше программаларын гамәлгә ашыру, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык муниципаль районнар киңәшмәгә видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.

27.05.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  Әстерхан өлкәсендә эш сәфәрендә. Төбәк губернаторы Игорь Бабушкин белән бергә ул XIII Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашачак.

26.05.2023

Эшкуарлар һәрвакыт халыкның актив һәм инициативалы өлеше булды һәм булып кала да. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың бизнес җәмәгатьчелеге белән очрашуда белдерде. Очрашу Казанда Эшкуар йортында узды.

26.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗевның мактаулы отставкасына бәйле чарада катнашты.

Чара Татарстан Республикасы Югары суды бинасында узды (Пушкин ур., 72/2).

Рөстәм Миңнеханов Илгиз Гыйләҗевка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды.

25.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Үзәк контроль комиссиясе рәисе урынбасары Эрнест Вәлиев белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

25.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында катнашты, анда 2022/2023 елгы җылылык бирү чорына йомгак ясалды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Муниципаль берәмлекләр башлыклары, башкарма комитетлар җитәкчеләре, торак-коммуналь комплекс предприятиеләре, оешмалары вәкилләре видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәләр залына тоташтырылды.

Битләр: << 351 352 ( 353 ) 354 355 356 357 358 359 360 >>