Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә программа кураторы Арина Петрова Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында күп фатирлы торак йортларның ишегалларын төзекләндерү эшләренең ничек баруы турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасында 1 июньдә балаларны җәйге савыктыру кампаниясе башланды. 68 меңнән артык баланы җәйге савыктыру планлаштырыла, 1,5 меңнән артык җәйге савыктыру лагерьлары эшләячәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник инфраструктураны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләренең барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарга эш сәфәре кылды һәм яңа кунакханә комплексының төзелеш мәйданчыгында күчмә киңәшмә үткәрде.
Татарстан - илебезнең алдынгы химия һәм нефть химиясе үзәкләренең берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Химик көне һәм «Казаноргсинтез» ГАҖ юбилее уңаеннан уздырылган чарада белдерде. Тантаналы чара Казанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Көн тәртибенә берничә мәсьәлә куелды, алар арасында компаниянең 2023 елның беренче кварталындагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм «Татэнергосбыт» АҖнең оештыру структурасына үзгәрешләр кертү.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды.
Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.
Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, «Адымнар – Казан» күп телле белем бирү комплексында Казан укучысы Минтимер һәм аның авыл маҗаралары турында татарча «Минтимер һәм аның дуслары» нәфис фильмын карадылар.
Бондаренко урамындагы мәктәп бинасының актлар залында «Адымнар-Казан», татар гимназияләре, шулай ук Казан шәһәренең башка мәктәпләре укучылары һәм укытучылары җыелды. Тамашачылар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев бар иде.
Бүген Казанда Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә «Тыныч бакча» дини комплексы төзелеше башланды. Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Россия бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков катнашты.
Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында «Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Оештыру комитетын ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Бу оештыру комитетының беренче утырышы, диде Алексей Песошин, без масштаблы, киеренке эшкә старт бирәбез. Федераль форумны лаеклы дәрәҗәдә уздырырга кирәк.