Яңалыклар

07.06.2023

Бүген «Чаллы», «Түбән Кама», «Зеленодольск» һәм «Чистай» алдан үсешле территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзү турындагы гаризаларны карау буенча комиссияләр утырышында алты инвестицион проект хупланды. Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды.

06.06.2023

120 меңгә якын татарстанлы бурычлары булганга илдән чыга алмаячак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР баш суд приставы Әнвәр Закиров сөйләде.

Брифинг Татарстан Республикасында «Суд приставлары – балаларга» бөтенроссия мәгълүмат акциясе кысаларында алиментлар түләтү темасына багышланды.

06.06.2023

Бүген, Рус теле көнендә һәм бөек рус шагыйре, хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның тууына 224 ел тулу уңаеннан, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасы кырындагы А.С. Пушкин һәйкәле белән янәшә гадәттәгечә бу бәйрәмгә багышланган Шигърият бәйрәме узды. Анда республиканың иҗади зыялылары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, мәдәният әһелләре, укучылар һәм студентлар катнашты.

Бәйрәм кунаклары арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бар иде. Алар Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

06.06.2023

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Рус теле көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм. Без бу бәйрәмне традицион рәвештә даһи әдип Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә уздырабыз.

Аның әсәрләрендә рус теленең байлыгы, аһәңе, образлылыгы, камиллеге һәм чын матурлыгы күркәм чагылыш таба, халык сөйләменең, үзенчәлекле фольклорының зирәк, үткен гыйбарәләре гаҗәеп зур осталык белән нәфис әдәбият үрнәге югарылыгына күтәрелә.

05.06.2023

Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе республиканың икътисадый үсешендә мөһим роль уйный. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең гомуми хисап-сайлау җыелышында хәбәр итте. Чара Казан вертолетлар заводы территориясендә узды.

05.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың иҗади интеллигенциясе һәм рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашты. Очрашу А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музеенда узды.

05.06.2023

Бүген Казанда опера җырчысы Федор Шаляпинга һәм язучы Максим Горькийга багышланган мемориаль композиция ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

05.06.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Фән һәм югары белем министрлыгының Фәнни һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү департаменты директоры Сергей Пахомов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

03.06.2023

Семык бәйрәме Татарстанның иң якты мәдәни вакыйгаларының берсенә әверелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Семык марый мәдәнияте республика бәйрәмендә әйтте. Чара Әгерҗе районы Пеләмеш авылында узды. Бәйрәмгә Марий Эл Республикасы Башлыгы Юрий Зайцев һәм «Россия марыйлары» федераль милли-мәдәни автономия Советы рәисе Лариса Яковлева килде. Кунакларны Әгерҗе районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов озата йөрде.

03.06.2023

Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүе индексы 2023 елның 4 ае йомгаклары буенча 101,6% тәшкил итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр итте.

 

Битләр: << 341 342 343 344 345 346 347 348 ( 349 ) 350 >>