Бүген Казанда «Чернек күл» паркында Россия көне һәм «Динамо» спорт җәмгыятенең 100 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәм мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә иң алдынгы татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Чара Россия көнен бәйрәм итүгә багышланды.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне дәүләт бәйрәме – Россия көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Ул Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык, ата-бабаларыбызга, илебез тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт, үткәндәге, шулай ук бүгенге көндәге хезмәт һәм сугыш батырлыклары символы булып тора.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабан туенда катнашучыларны һәм аның кунакларын сәламләве.
Бүген Иннополис үзенең туган көнен билгеләп үтә. Хәзерге Россия тарихында иң яшь шәһәрне ачу тантанасыннан соң сигез ел узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика сәнәгатьчеләре делегациясе Төркия Республикасына эш сәфәренә килде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлек азыгы әзерләү һәм авыл хуҗалыгы техникасын урып-җыю кампаниясенә әзерләү турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Татарстанда 1 млн 917 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 62%ы. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ният илчесе Минтимер Шәймиев РФ Тышкы эшләр министрлыгының Күп яклы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты директоры Александр Алимов белән очрашты.
Иннополиска Әрмәнстан Республикасы Мәгариф, фән, мәдәният һәм спорт министры Жанна Андреасян эш сәфәренә килде. Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары Константин Могилевский һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озатуында ул шәһәрнең төп инфраструктура объектларында булды.