Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тыва Республикасы Башлыгы Владислав Ховалыг белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан белән Смоленск өлкәсе арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Смоленск өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Василий Анохин кул куйдылар.
Бүген Татарстан Республикасы һәм Ставрополь крае арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Имзалау Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Документка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Ставрополь крае Губернаторы Владимир Владимиров кул куйдылар.
Бүген Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында республика территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында фикер алыштылар. ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Кытай милли химия-инжиниринг төркеме (CNCEC) идарәсе рәисе Дай Хаген белән очрашуында үзара файдалы хезмәттәшлекне тирәнәйтү турында сүз барды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов М-11 Санкт-Петербург - Мәскәү трассасында КАМАЗ йөк машиналарының пилотсыз хәрәкәтен башлап җибәрүдә катнашты.
Чара М-11 трассасы участогында эксперименталь хокукый режим (ЭХР) кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәрнә килде. Төп максаты - Петербург халыкара икътисадый форумы чараларында катнашу.
Татарстан халкы төзекләндерергә теләгән мәйданчык – ишегалларын һәм җәмәгать киңлекләрен сайлады. Онлайн-тавыш бирү барышында 400 меңгә якын кеше үз теләкләрен белдерде. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта киләсе елга нинди объектлар исемлеккә кертелүе һәм быел программа ничек үтәлүе турында сөйләделәр.
Кибер киңлектә арта барган десруктив активлык җитди кыенлыклар тудыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында белдерде. Утырышта катнашучылар кибер иминлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара КНИТУ-КАИ мәйданчыгында узды. Модераторы - Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисе кадрлар резервының яңа составы (ТР идарәче кадрлар резервы) белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.