Яңалыклар

21.09.2010
“Укытучыга – компьютер” республика проекты кысаларында Татарстанның 375 мәктәбеннән 13 меңгә якын мөгаллим ноутбук алган. Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Электрон мәктәп” проекты буенча муниципаль берәмлек башлыклары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр итте.
21.09.2010
Бүген эш визиты белән Казанга килгән Россия футбол берлеге башлыгы Сергей Фурсенко ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Әңгәмә барышында яклар Россия футболы Вөҗдан кодексын имзалады, шуннан соң Үзәк стадиондагы матбугат үзәгендә С.Фурсенко журналистларның сорауларына җавап бирде.
20.09.2010
Бүген Татарстаның Әлмәт районында истәлекле вакыйга булды. Капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә вокзал комплексы һәм “Әлмәт” тимер юл станциясе платформасы ачылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

“Шулай килеп чыкты инде, без Горький тимер юлының Татарстан участогы буенча күп кенә станцияләрне тәртипкә китердек, ә менә Куйбышев юнәлеше озак вакыт дәвамында күләгәдә калды. Хәзер барысы да үзгәрде, безгә бары тик Зәй станциясен генә төзекләндерәсе калды. Мин әлеге проектны тормышка ашыруга зур өлеш керткәннәре өчен Россия тимер юллары һәм Әлмәт муниципаль районы җитәкчелегенә ихлас рәхмәтләремне ирештерәм. Әлмәт районында яшәүче һәркем өчен тимер юлдан бернинди тоткарлыксыз хәрәкәт итү мөмкинлеге тудырылуына мин бик тә шат”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов сәламләү сүзендә.
18.09.2010
Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков Чүпрәле районына сәфәре барышында район үзәгендәге берничә социаль объектта булды.
18.09.2010
Бүген “Сочи–2010” форумында республика стендында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Карачаево-Черкеси Президенты Борис Эбзеев очрашты.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов ике тугандаш республиканың элемтәләре һәм мөнәсәбәтләре үсеш алачагына өметләнүен белдерде. Аерым алганда, торак төзелеше һәм туристлык өлкәсендә хезмәттәшлек активлаштырылачак.
17.09.2010
Бүген “Сочи-2010” форумында Татарстан стендында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциянең РФдагы илчесе Жан де Глинасти белән очрашты.

Очрашуда Франция делегациясенең Татарстанга визиты буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мондый элемтәләр ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекне киңәйтә.
17.09.2010
“Сочи-2010” халыкара инвестицион форумда катнашучылар “Кече бизнеска юл бирегез!” дип аталган иртәнге аш вакытында кече бизнесны үстерү өлкәсендәге агымдагы трендлар буенча фикер алышты. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
16.09.2010
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Краснодар краена эшлекле сәфәр кыла. Ул анда бүген ачылучы “Сочи-2010” IX Халыкара инвестиция форумында катнашачак.

“Сочи-2010” форумы Краснодар крае Кара диңгез буенда 16-19 сентябрь көннәрендә үтә. Форумның тантаналы ачылышы һәм күргәзмәләр белән танышу 17 сентябрьгә билгеләнгән. Бу көнне Рөстәм Миңнеханов форумның пленар утырышында катнашачак, анда РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин “Инвестицион климат: максатлар, өметләр һәм нәтиҗәләр” дигән темага чыгыш ясар дип көтелә.
16.09.2010
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинетында Рязань өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Ревякин җитәкчелегендәге Рязань өлкәсе делегациясе белән очрашты.

Илдар Халиков очрашу башында күптән түгел Рязаньда булуы һәм шәһәр анда яхшы тәэсир калдыруы хакында хәбәр итте. ТР Хөкүмәте башлыгы тәҗрибә алмашуның әһәмиятен билгеләп үтте, шулай ук кунакларга Казан белән якыннанрак танышырга тәкъдим итте.
16.09.2010
Бу көннәрдә Россиянең 40 төбәгеннән 700 гә якын татар имамы, имам-мөхтәсибе һәм мөфтиләр – Казанда. Бүген Татарстан башкаласында “Милли тормыш һәм дин” дигән форум ачылды. Аның бүгенге программасында Камал театры бинасында ике пленар утырыш урын алган. Ә иртәгә дин әһелләре фикерләшүне “Пирамида” үзәгендә дәвам итәчәк. Бүген көннең беренче яртысындагы беренче пленар утырыш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Җыенда шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева, РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча киңәшчесе Алексей Гришин һ.б. кунаклар катнашты. Татар имамнарының мондый масштабта Казанда тәүге тапкыр узучы җыены изге Коръән аятьләрен укудан башланып китте.

Битләр: << 2061 2062 2063 2064 2065 2066 2067 ( 2068 ) 2069 2070 >>