Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр санының кимү тенденциясе тотрыклы дәвам итә. Аларның саны, агымдагы ел башы белән чагыштырганда, 17 меңгә кыскарган. Бүгенге көндә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми теркәлү узган эшсезләр саны 39 мең 158 гә калган. Бу – республикада икътисади актив халыкның 1,96 проценты. Шулай да 13 муниципаль берәмлектә эшсезлек дәрәҗәсе республика буенча уртача күрсәткечне узып китә. Эшсезләр саны буенча иң югары күрсәткеч – Алабугада. Биредә алар эш көчендәге халыкның 3,64 процентын тәшкил итә. Ә менә 8 муниципалитетта эшсезлек дәрәҗәсе 1 проценттан түбәнрәк. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясенең Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә узган утырышында хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова җиткерде. Видеоконференция режимында оештырылган утырышның төп темасы Татарстанда хезмәт базарының торышы һәм быел хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча төбәк программасының үтәлеше, күрелә торган өстәмә чаралар белән бәйле иде.