Бүген Казанда Республика яшьләр форумы 2010 үз эшен тәмамлый. Форумның финал этабында катнашучы талантлы яшьләр 3 көн дәвамында югары технологияләр өлкәсендәге IT-паркта 7 төп юнәлеш буенча идея һәм проектларын тәкъдим итте. Алар – “Яшьләр фәне һәм инновацияләр”, “Син –эшмәкәр!”, “Лидерлык”, “ Изгелек технологиясе”, “Карьера”, “Мәгълүмат агышы”, “Киләчәккә старт” юнәлешләре. Бу 7 юнәлеш буенча оештырылган мәйданнарда 600 гә якын талантлы егет һәм кыз эшләде.
Быелгы Форумда катнашырга теләк белдергән яшьләрдән 753 гариза алынган булган. Яшьләрнең турыдан-туры үзләре катнашында һәм читтән торып уздырылган турлардан соң, экспертлар финалга 54 проектны сайлап алган иде. Шулар арасыннан иң яхшы 30 дан артык проект бүген форумда катнашучыларны сәламләргә килгән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителде.