Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов 15нче октябрьдән кыскавакытлы ялга китте.
Ел тәмамланырга 2 ай ярым вакыт калып бара, ә Татарстанда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган һәм 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарының 46,9 проценты гына уңайлы торак белән тәэмин ителгән. Кайбер муниципаль районнарда бу күрсәткеч тагын да кискенрәк. Арча районында тәэмин ителеш нибары -2, Биектауда -2,5 процент кына. Сабада бу күрсәткеч -8, Югары Осланда -10 процент, Әгерҗе, Баулыда 17-18 процент чамасы. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә яңгырады.
Быелгы план йөкләмәсен үтәп чыгу өчен, Премьер-министр Илдар Халиков торакны сафка бастыруның атналык графигын эшләү бурычын куйды. Шулай ук 2011 ел өчен торак төзелешен башлап калдыру да көнүзәк мәсьәлә. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә торакны сафка бастыру мәсьәләләре буенча уздырылган видеокиңәшмәдә әнә шундый бурыч куелды.