Бүген ТР Министрлар Кабинетында республиканың чакырылыш комиссиясе утырышы үткәрелде.
ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренчә, быел октябрь-декабрь айларында Россия Федерациясендә 1 октябрьдән башлап хәрби хезмәткә 1983-92 елда туган 278821 граждан хәрби бурычын үтәргә чакырылачак, билгеле, биредә хәрби хезмәттән азат итәрлек һәм кичектереп торырлык сәбәбе булмаганнар турында сүз бара. Шулардан 9 меңнән артыгы татарстанлылар өлешенә туры килә. 15 октябрьдән исә егетләр муниципаль берәмлекләрдән ТР Җыелу пуктына, туплап хезмәт итү урыннарына озату өчен, китерелә башлый. Планда каралганча, әйтик, 13, 19, 23 ноябрьдә 800дән күбрәк татарстанлы Ерак Көнчыгыш юнәлешендәге поезд белән юлга чыга. Гомумән, быел көзен чакырылыш комиссияләренә исә 32 меңнән артык (язын 30476 иде) егет чакырылып тикшерү узарга тиеш була.