Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында «Intel» корпорациясе вице-президенты Джон Дейвис белән очрашты.
“Татарстанда барган соңгы вакыйгалар мәгълүматлаштыру, инновацияләр һәм ИТ-технологияләр белән бәйле. Без Россия һәм чит илләрдәге яңалыкларны күп кулланабыз”, - дип ассызыклады очрашуда Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты фикеренчә, ИТ-технологияләрне, беренче чиратта, мәгариф системасына кертергә кирәк. Белем бирүне дөньякүләм стандартлар һәм таләпләргә җавап бирүче яңа дәрәҗәгә күтәрү зарур. Яңа технологияләрне медицинада да активрак кулланырга кирәк.