Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 13 нче утырышы узды. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үткән утырышның көн тәртибендә бер мәсьәлә – ТР Президентының парламентка еллык Юлламасы иде. Бу Рөстәм Миңнехановның Президент вазыйфасында Юллама белән тәүге тапкыр чыгыш ясавы иде. Зур концерт залында узган чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, РФ Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, ТР чит төбәкләрдәге һәм иллләрдәге даими вәкилләре, Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Ферерация Советы әгъзалары, министрлыклар-ведомстволар, эре предприятиеләр җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, галимнәр, киң җәмәгатьчелек катнашты. Утырыш радио-телевидение аша трансляцияләнде.