02.04.2013
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуровка “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” проектын тәкъдим итте.
Казан Кремлендә үткән чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
02.04.2013
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Бөек Милләт Җыены делегациясе белән очрашты. Очрашуда Төркия парламенты вице-спикеры Мераль Акшенер, Төркия парламенты хакимияте җитәкчесе, Сивас провинциясеннән депутат Малик Эждер Оздемир, Бурдур провинциясеннән депутат Хасан Хами Йылдырым, Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТРның Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин һ.б. катнашты.
02.04.2013
"КАМАЗ" җитәкчелегенең Россия оборонасы тармагы ихтыяҗлары өчен алдынгы эшләнмәләр ясарга теләкләре башка предприятиеләр өчен яхшы үрнәк булып тора, дип белдерде бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин Яр Чаллыда предприятиенең җитештерү һәм конструктор цехларында булганнан соң. РФ вице-премьерын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата барды.
02.04.2013
Бу көннәрдә Төркия Республикасының Бөек Милләт Җыены вице-спикеры Мераль Акшенер җитәкчелегендә парламент делегациясе - Казанда эшлекле сәфәрдә. Бүген кунакларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабул итте.
02.04.2013
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең Региональ үзәкләштереп игълан салу автоматлаштырылган системасын (РАСЦО) эшләтеп карау, нәтиҗәлелеген бәяләү буенча йөкләмәсен үтәү йөзеннән әзерләнгән Татарстанда гражданнар оборонасы җитәкчесе - ТР Премьер-министры әмере белән, 9 апрель көндез сәгать 10нан 12гә кадәр арада Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә дә, халыкның игътибарын җәлеп итү өчен, җирле игълан системаларын сынау ниятләнә.
02.04.2013
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Кара диңгез һәм Каспий диңгезе хезмәттәшлеге һәм партнерлыгы Халыкара фонды делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Илдар Халиков кунакларны Татарстан башкаласында сәламләде һәм киләчәктә Кара диңгез һәм Каспий диңгезе хезмәттәшлеге һәм партнерлыгы Халыкара фонды белән мөнәсәбәтләрнең үсүенә ышанычын белдерде.
02.04.2013
Бүген Казанда Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуров Универсиада Авылы торак корпусларында булды. Кунакны ТР Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде.
Юныс-Бәк Евкуров Казанга эшлекле визит белән килде (2013 нче елның 1-3 апреле).
02.04.2013
Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе вице-спикеры Мераль Акшенер белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.
02.04.2013
Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин эш визиты белән килде. "Бигеш" халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, вице-премьер - ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Яр Чаллы мэры Васил Шәйхразиев каршы алдылар.
02.04.2013
Российсия Федерациясе һәм Франция арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр региональ дәрәҗәдә хезмәттәшлекне дәвам итәргә ярдәм итә, бизнес үсешенә шартлар тудыра. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Жаном де Глиниасти белән очрашуда шуның турында игълан итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды, очрашуда Франция бизнесы вәкилләре делегациясе катнашты. Кунакларны сәләмләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Жан де Глиниастига Россиянең регионы буларак Татарстан Республикасына һәм үзара мөнәсәбәтләрне үстерүгә гадәттәгечә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Безнең бердәм эшебез аркасында без күп проектларны гамәлгә ашыруга ирешәбез, дип әйтте Татарстан Президенты.