Яңалыклар

14.04.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу яр буе һәм "Казан-Арена" футбол стадионы төзелеше белән танышып чыкты. Аны Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озатып йөрделәр.

13.04.2013
Татарстан Хөкүмәте белән Россия Хөкүмәте хоккей командалары арасында бүген Казанда иптәшләрчә уен узды. Татарстан Республикасы командасы составында Спорт сарае бозына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты.

13.04.2013
Язгы кыр эшләрен туфракта язгы дымны саклап сыйфатлы башкару мөһим. Агымдагы елда нинди уңыш алу шуннан тора. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмтов белдерде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
13.04.2013
Республиканың 41 муниципаль берәмлегендә 587 йортта капремонт буенча эш башланган. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.  Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, чарада Татарстан Хөкүмәт җитәкчесе Илдар Халиков катнашты.
12.04.2013
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында “Основа Телеком” ААҖ белән ТР Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасы территориясендә мәгълүмат- коммуникация технологияләрен һәм хезмәт күрсәтүне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документларга Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Основа Телеком” ААҖ генераль директоры Михаил Петров кул куйдылар.
12.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Саба районының Үзәк хастаханәсендә (Тукай ур.,3) булды.
Илдар Халиков Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов,ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева катнашында районның Үзәк хастаханәсенең клиник-диагностика лабораториясе һәм теш дәвалау бүлеге төзелеше барышын карады.
12.04.2013
Бүген Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасына хезмәт күрсәтү буенча John Deere махсуслаштырылган сервис үзәге ачылды.

Үзәк ачылышы тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТРның Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, шулай ук TerraPro компаниясе генераль директоры Майкл Сноу һ.б. катнашты.
12.04.2013
Бөтен дәрәҗәдәге җитәкчеләр бюджет акчасын тоту мәсьәләсенә бик игътибарлы булырга тиешләр, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Коррупциягә каршы кәрәш буенча ТР Президенты каршындагы Совет утырышы барышында. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыкларының, ведомстволарының җитәкчеләре, Татарстан муниципаль районнары башлыклары катнашты.

12.04.2013
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Саба муниципаль районында эшлекле сәфәрдә.
12.04.2013
Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне бүген, 12нче апрельдә билгеләп үтелә. 1961 нче елның 12 нче апрелендә Советлар Союзы гражданины өлкән лейтенант Юрий Гагарин “Восток” космик кораблендә дөньяда беренче тапкыр Җир орбитасы буйлап әйләнде, галәмгә очулар чорын ачты.

Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанлыларны котлады.

Битләр: << 1791 1792 1793 1794 1795 ( 1796 ) 1797 1798 1799 1800 >>