Яңалыклар

08.04.2013
Бүген Амстердамда (Нидерланд корольлеге) Татарстан Республикасы Президенты, Россия инновацион регионнары ассоциациясе (РИРА) Советы рәисе Р.Н.Миңнеханов Россия-Нидерланд хезмәттәшлеге буенча кайбер документларга имза салды. Чара Амстердамда Россиянең Нидерландтагы һәм Нидерландның Россиядәге кара-каршы Елын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында рәсми рәвештә ачу (2013 елның 8 апреле) кысаларында узды. Көннең икенче яртысында Россия һәм Нидерланд вәкилләре, икътисад, фәнни тикшеренүләр һәм мәдәнят өлкәсендә Россия Федерациясе белән Европа Союзы арасындагы стратегик партнерлыкка таянып, үзара файдалы хезмәттәшлек турында документларга имза салуда катнаштылар. Барысы 28 документка имза салынды.
08.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия рәсми делегациясе составында Россиянең Нидерландтагы һәм Нидерландның Россиядәге кара-каршы Елын ачуда катнашты. Россиянең Нидерландтагы һәм Нидерландның Россиядәге Елына стартны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Нидерланд Королевасы Беатрикс бирделәр. Ачу тантанасы «Амстелда Эрмитаж» (Амстердам) музеенда узды.
08.04.2013
Россия рәсми делегациясе составында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов бүген эш визиты белән Амстердамга (Нидерланд Корольлегенә) килде. Сәфәренең төп максаты – Россиянең Нидерландтагы һәм Нидерландның Россиядәге кара-каршы Елын ачуда катнашу. Ачу тантанасы бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Нидерланд Королевасы Беатрикс катнашында булачак.
08.04.2013
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кыска вакытлы ялга китте
06.04.2013
15-20 нче майга Казандагы футбол төзелешендә мәшгуль иң яхшы муниципалитетлар билгеле була. Ә 1 нче июньгә алар вәгъдә ителгән спорт мәйданчыклары белән тәэмин ителәчәк, дип хәбәр итте бүген ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин.
06.04.2013
Татарстанда 761,5 мең кв.м тоарк сафка бастырылган (еллык биремнең 31,8 проценты), дип хәбәр итте бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин.


05.04.2013
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексы һәм Зөя тарих-архитектура һәм табигый-ландшафт комплексы номинацияләрен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә тәкъдим итү өчен материаллар әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
05.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ros Roca Group/INDOX (Испания) компаниясе вәкилләре үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды, чарада Ros Roca Group/INDOX компаниясе вице-президенты, генераль менеджеры Сальвадор Рока, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм «КАМАЗ» ААҖ вәкилләре катнашты.
05.04.2013
Казан шәһәрендәге 2013 елгы җәйге универсиада ярышларын яктырту мәсьәләләре буенча бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның "Спорт тапшырулары" АНО генераль директоры Василий Кикнадзе белән очрашуында фикер алышынды. Очрашуда шулай ук вице-премьер – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов катнашты.
05.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казанда FISU Студентлар спорты халыкара федерациясе президенты Клод-Луи Гальен белән очрашты. Очрашу шул көннәрдә 2013 елгы Универсиадасында катнашучы илләр делегацияләре башлыкларының Казанда очрашуы кысаларында узды, анда шулай ук Россия Спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, Россия студентлар спорты берлеге башлыгы Олег Матыцин, Казан мэры Илсур Метшин, 2013 елгы Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов катнашты.

Битләр: << 1791 1792 1793 1794 1795 1796 1797 ( 1798 ) 1799 1800 >>