Яңалыклар

17.04.2013
«СМАРТ Сити Казан» проектының мастер-планы концепциясе һәм проектның гамәлгә ашырылуы киләчәге мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм AJM Planning&Urban Design Group, Straits Consulting Engineers, AmanahCapitalGroupLimited (ACGL) составында Малайзия консорциумы вәкилләре фикер алыштылар. «СМАРТ Сити Казан» проектының мастер-планы концепциясен «СМАРТ Сити Казан» баш архитекторы Норлиза Хашим тәкъдир итте.

17.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский белән очрашты. Әлеге чара ТР Хөкүмәт Йортында узды, Татарстан Республикасы ягыннан ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева һәм башкалар катнашты.

16.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров, җир кишәрлекләре хуҗаларының кадастр бәяләрен базар бәясе күләменә кадәр төшерү буенча судка мөрәҗәгаь итүләрнең артуына бәйле, бу процессларны тәртипкә салу мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды.
16.04.2013
Бүген Брно шәһәрендә Казан (Идел буе) федераль университеты белән Масарик исемендәге Университет (Брно, Чехия Республикасы) арасында үзара аңлашу турында килешүгә имза салынды. Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Татарстан Республикасы делегациясенең башка әгъзалары катнашты.

16.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае гейтманы (губернаторы) белән Михал Гашек белән очрашты. Очрашу Көньяк Моравия краеның Брно шәһәрендә гейтман администрациясе бинасында узды.
16.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының Брно шәһәрендә Siemens компаниясе производствосында булды. Искә төшерик, бу көннәрдә (2013 елның 14-16 апреле) Татарстан Республикасы делегациясе Чехия Республикасында эш сәфәрендә. Кичә, 15 апрель көнне, Татарстан делегациясе Көньяк Чехиягә юл тотты. Анда алар Чехия сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлеге белән таныштылар һәм "Темелин" электростанциясендә булдылар. Бүген сәнәгать объектларын карау дәвам итте - Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата баручылар Брно шәһәрендә Honeywell компаниясенең фәнни-җитештерү үзәген карадылар, шулай ук Siemens компаниясенең җитештерү мәйданнарында булдылар.

16.04.2013

Бүген Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Брнода (Чехия Республикасы) Honeywell фәнни-җитештерү үзәгендә булдылар. Визит барышында аэрокосмик һәм автомобиль сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре, биналарны автоматлаштыру өлкәсендә Honeywell карарларыннан файдалану перспективалары, шулай ук астрофизика һәм геодезия өлкәсендә потенциаль хезмәттәшлек Казан (Идел буе) федераль университеты (К(И)ФУ) белән буенча фикер алыштылар.

16.04.2013
Татарстанда үткән елның августыннан эшли торган Bombardier Канада компаниясе җитештергән очкычларга хезмәт күрсәтү буенча Россиядә икенче сервис үзәге үз мөмкинлекләрен киңәйтә. Дөньяда очкычлар һәм поездлар җитештерү буенча танылган компания “Тулпар Техник” ҖЧҖ белән тиешле килешүгә кул куйды.
Килешүгә кул кую тантанасы бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узды.
16.04.2013
Бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев видеоконференция режимында терлекчелекне үстерү мәсьәләләре буенча бөтенроссия киңәшмәсен уздырды.Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Хөкүмәт рәисе Илдар Халиков катнашты.
16.04.2013
"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына быел 1 яшь тула: 2012 нче елның 17 нче апрелендә Татарстанда, канәгатьсезлек уяткан мәсьәләләр, кимчелекләр буенча халыктан мөрәҗәгатьләр урнаштырылучы портал эшли башлады. Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында системаның эш нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды.

Битләр: << 1791 1792 1793 ( 1794 ) 1795 1796 1797 1798 1799 1800 >>