Яңалыклар

19.04.2013
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга визиты кысаларында Сучжоу индустриаль паркын карады. Татарстан делегациясе паркта социаль инфраструктура үсеше белән танышты.
19.04.2013

Татарстан Республикасы җитәкчелеге махсус икътисадый зоналар оештыру һәм үстерүдәге чит ил, шул исәптән, Кытай тәҗрибәсен өйрәнергә тели, дип белдерде бүген Рөстәм Миңнеханов Кытайга визиты кысаларында Сучжоу индустриаль паркы белән танышу вакытында. Сучжоу индустриаль паркы - Кытай һәм Сингапурның бердәм проекты, Кытайдагы беренче махсус икътисадый зона ул. Рөстәм Миңнеханов аны Сингапурның Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының һәм Милли үсеш министрлыгының баш министры Ли И Шьен тәкъдиме буенча карарга булды. ТР Президентының Кытайга визиты программасы Сучжоуда Мәдәният һәм сәнгать үзәгендә аның белән очрашудан башланып та китте.

19.04.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытайга эш визиты башланды. Татарстан делегациясе составында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башка рәсми затлар бар.

18.04.2013

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ акционерларының еллык җыелышы узды. Җыелышта “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин предприятиенең финанс-икътисади эшчәнлеге турындагы доклад белән чыгыш ясады. Компаниянең 2012 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Бу ел компания өчен юбилей елы, беренче продукцияне чыгарганга 45 ел узган.

18.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Хезмәтне саклау буенча республика ведомствоара комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда 2012 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда эш урынында имгәнүләр дәрәҗәсе һәм аларны киметү өчен күрелә торган чаралар хакында сөйләшенде. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров алып барды.
18.04.2013
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырыгынчы утырышы 27 апрельдә - шимбә көнне - Россия парламентаризмы көнендә узачак. Бүген бу хакта Татарстан парламенты башлыгы урынбасары Александр Гусев җитәкчелек иткән Президиум утырышында хәбәр ителде.
18.04.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ Директорлар советы рәисе, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин компаниянең синтетик каучуклар заводында литий катализаторында (СКД-Л) полибутадиен каучугын бүлеп чыгару һәм киптерүнең яңа линиясендә булдылар.

17.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан милли-мәдәни үзәгендә узган Татарстан мөселманнарының чираттан тыш VI корылтае делегатларын һәм анда катнашучыларны сәламләде. Ул корылтайның зур әһәмияткә ия чара икәнлеген һәм съездда кабул ителгән карарлардан күп нәрсә торуын билгеләп үтте. ТР Президенты узган корылтайның ике ел элек булуын искәртте. Аның фикеренчә, бу вакыт эчендә мөселман өммәтен торгызу өчен, бик күп эшләнелгән, ләкин башкарасы эшләр шактый әле.
17.04.2013

Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм XYBASE (Малайзия) компаниясе белгечләре "Казан" халыкара аэропорты үсешенең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар. "Казан" Халыкара аэропорт" ААҖ генераль директоры Алексей Старостин җәйге Универсиада 2013 уздыру вакытында аэропортта пассажирлар агымы шактый артачак дип хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүген пассажирлар агымы тәүлеккә 4,7 мең кеше тәшкил итә, Универсиаданы уздыру вакытында ул 10 мең кешегә җитә ала. 2012 ел йомгаклары буенча "Казан" халыкара аэропорты 1,5 млн. пассажирга хезмәт күрсәтте.

17.04.2013

Бүген Казанда “Казан” милли мәдәният үзәгендә Татарстан мөселманнарының чираттан тыш VI корылтаенда республика мөфтие итеп алдагы 4 елга моңарчы мөфти вазыйфаларын башкарган, Мирный бистәсендәге Тынычлык мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды. Камил хәзрәт Сәмигуллин кандидатурасы бертавыштан хупланды. Корылтайда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Битләр: << 1791 1792 ( 1793 ) 1794 1795 1796 1797 1798 1799 1800 >>