Яңалыклар

16.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында “ТРның Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешмасы Попечительләр советының чираттагы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды
15.04.2013

Бүген Чехия республикасына эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Чехия Республикасы Парламентында рәссам Розалия Габделгәрәеваның шәхси күргәзмәсе һәм Чехия осталарының Россия Федерациясенең Чехиядәге сәүдә вәкиле АлександрТуров коллекциясеннән хезмәтләре күргәзмәсе ачылу тантанасында катнашты.

15.04.2013
Чехия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Петр Нечас белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов очрашты. Очрашу Чехия Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Россиянең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Сергей Киселев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Республикасының Чехиядәге сәүдә-икътисадый вәкиле Зөфәр Габделгалиев һәм башкалар катнашты.
15.04.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Чехия Реализациясына эш визиты кысаларында Прагада Протон терапиясе үзәгендә булды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Россиянең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Сергей Киселев һәм башкалар озата барды. Рөстәм Миңнеханов Протон терапиясе үзәгенең диагностика блогын, пациентларны әзерләү блогын, шулай ук үзәкнең заманча җайланмалары һәм мондагы технологик диагностикасы белән танышты.

15.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков РФ Дәүләт Думасында (Мәскәү) “Роснано” ААҖ эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты.

“Роснано” башлыгы Анатолий Чубайс хәбәр иткәнчә, Россиядә наноиндустрия үсеше кысаларында булдырылган нанотехнология үзәкләре 2013 ел ахырына үзләренең 200дән артык стартап-компанияләрен финанслыйлар.
15.04.2013
Бүген Прагада Чехия-Татарстан бизнес-форумы кысаларында хезмәттәшлек турындагы ике меморандум имзаланды. Искә төшерәбез, форум ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба катнашты.
15.04.2013

Чехия Республикасы – Татарстанның әйдәүче икътисадый партнерларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Чехия-Татарстан бизнес-форумын (Прага шәһәре) ачуда сәламләү сүзендә әйтте. Аның сүзләренчә, Чехия–Татарстан товар әйләнеше 2012 йомгаклары буенча 1,7 мәртәбә артты һәм 223 млн АКШ доллары тәшкил итте. Рөстәм Миңнеханов икътисадый форумда катнашучыларга Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын һәм мөмкинлекләрен тәкъдим итте. Ул Чехия Республикасы җитәкчелегенә, Чехия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Чехия–Татарстан бизнес-форумын оештыручыларга кунакчыллыклары һәм Татарстан делегациясе визиты өчен рәхмәт белдерде.

15.04.2013
Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасына эш визиты (2013 елның 14-16 апреле) кысаларында узды. Кунакларны сәламләгәндә, Мартин Куба билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге шундый олы бизнес-делегациясе – уртак проектларның ике яктан да үсеше буенча киләчәк планнары турында фикер алышырга, Чехия һәм Татарстан (Россиянең бер регионы буларак) эшмәкәрләренә хезмәттәшлекне арттырырга бик яхшы мөмкинлек ул.
15.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасында яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты. Очрашу Прагада («Марриотт» отендә) узды. Искә төшерик, Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына (2013 елның 14-16 апреле) эш визиты белән барды. Чехиядә татар община - Европада иң яшь һәм оештырылып кына килүче диаспораларның берсе. Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүматлары буенча бүгенге күндә Чехиядә 300 татар яши. Шулай да Прага татарларына иҗтимагый активлык хас.
14.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Чехия Республикасына эшлекле даирәләр делегациясе визиты башланды. Визит 2013 елның 14-16 апрельләрендә булачак. Прага шәһәренең Вацлав Гавел исемендәге аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Сергей Киселев, Татарстан Республикасының Чехиядәге сәүдә-икътисадый вәкиле Зөфәр Абделгалиев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры министр Равил Зарипов һәм башкалар каршы алды.

Битләр: << 1791 1792 1793 1794 ( 1795 ) 1796 1797 1798 1799 1800 >>