Яңалыклар

11.04.2013
"Казан 2013 Башкарма дирекциясе" АНО белән “Panasonic Россия”, “Данон-Юнимилк” КТ, “Эколаб” ЯАҖ компанияләре арасында партнерлык шартнамәләренә имза салу тантанасы бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, "Казан 2013 Башкарма дирекциясе" АНО генераль директоры Владимир Леонов, “Panasonic Россия” генераль директоры Судзуки Сигэо, управляющий директор представительства “Данон-Юнимилк” компанияләр төркеме “Данон-Юнимилк-Волга” Россиядәге вәкиллегенең идарәче директоры Кустэ Стефан Станислас, “Эколаб” ЯАҖ вице-президенты һәм генераль директоры Вацлав Харант.
11.04.2013
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугада Ford Sollers заводында Ford Explorer производствосын эшләтеп җибәрде. Шулай ук тантаналы чарада “Соллерс” компаниясе генераль директоры Вадим Швецов, CEO Ford Sollers президенты Тед Каннис, Ford Sollers беренче вице-президенты һәм башкарма директоры Адиль Ширинов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Рахманов һ.б. кунаклар катнашты.
11.04.2013
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш визиты белән барды. Ул социаль һәм икътисадый өлкәдәге берничә объектны карады.  
10.04.2013
Мәскәүдә, Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов “Текинт” компанияләре төркеме җитәкчесе Джанфеличе Рокка белән очрашты. Яклар хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре буенча фикер алышты.
10.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Конкуренция һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча РФ Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты (Мәскәү).
09.04.2013
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Германия компаниясе Archimedes Exhibitions җитәкчелеге белән очрашуда Казанда политехник музей оештыру перспективалары турында сүз барды. Очрашуда шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров катнаштылар.
09.04.2013
“ICL КПО ВС” компаниясе сәнәгать электроникасы чыгару буенча яңа завод бүген Татарстан Лаеш районы Усады авылында үз эшен башлады. Җитештерүне кузгатып җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашты.

09.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Комлы Кавал авылында "Дружба" яңа спорт-ял итү комплексын ачты. Шулай ук ул район предприятеләрендә һәм табиб амбулаториясендә булды.

09.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Лаеш районына килде. Визит кысаларында ул берничә объектны карыячак, спорткомплекс һәм завод ачылу тантаналарында катнашачак.
09.04.2013
15 апрельдән 14 майга кадәр Татарстанда региональ әһәмияттәге гомуми файдаланыш юлларында транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде.

Битләр: << 1791 1792 1793 1794 1795 1796 ( 1797 ) 1798 1799 1800 >>