Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгородка эш визиты белән килде. Түбән Новгородның «Стригино» халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Түбән Новгород өлкәсе губернаторының урынбасары Дмитрий Сватковский, «Атомстройэкспорт» (АСЭ) ЯАҖ идарәче оешма «НИАЭП» ААҖ президенты Валерий Лимаренко, Татарстан республикасының Түбән Новгород өлкәсендә сәүдә-икътисад вәкиле Айрат Усманов һәм башкалар каршы алды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов атаклы Россия режиссеры Александр Сокуров белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, республика анда шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләре үсеше бүлеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина катнаштылар.
Ел башыннан ТР Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелештә катнашучыларга карата, хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен, 165 карар чыгарылган, шул исәптән, 71 карар – инвестицион һәм индивидуаль торак төзелеше, 17 карар – социаль ипотека програмасы объектлары буенча, 2 карар – Универсиада обьектлары буенча. Бу хакта бүген вдиеоконференция режимында үткән киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүгенге очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Казахстан тимер юллары” АҖ президенты Әскәр Мамин җитәкчелегендәге делегация һәм Barclays Capital вице-президенты, Meridian Capital компаниясе рәисе Марк Хольцман белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан ягыннан анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре катнашты.
Район дәрәҗәсендә зур булмаган индустриаль парклар оештыру буенча Кытай тәҗрибәсе республикада шундый ук мәйданчыкларны булдырганда Татарстан өчен бик файдалы булырга мөмкин. Моның турыда бүген КНРда эшләүче DoorHan Россия компаниясенә нигез салучы һәм аның гендиректоры Александр Ханин белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белдерде. Очрашу Сучжоуда Татарстан делегациясенең Кытайга визиты кысаларында узды.