Яңалыклар

27.05.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Әлмәттәге Казан кафедраль соборында булганда, епархиаль идарәнең яңа бинасын төзү мәсьәләсе турында сүз барды.  

27.05.2014

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәиселегендә Әлмәттә “Татнефть” ААҖнең төп офисында 2014 нче елның I кварталында кече нефть компанияләренең эшчәнлек нәтиҗәсе һәм алдагы үсеш перспективалары буенча киңәшмә уздырды.

27.05.2014

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Татнефть" ААҖнең чираттагы Директорлар советы утырышы узды. Утырышта 2014 елның дүрт ае дәвамында "Татнефть" ААҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның июнь аена бюджет билгеләнде, Компаниянең агымдагы елның беренче кварталы буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары ясалды.

27.05.2014
Бүген ТР Министрлар Кабинетындагы брифингта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР делегациясенең Кытайга сәфәренә йомгак ясалды.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов искәртеп үткәнчә, 20 нче майда Шанхайга сәфәре кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында РФ Президенты Владимир Путинның Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән очрашуында катнашты.
26.05.2014

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашында Олы Кабан авылында яңа Мәдәният йорты ачылды. Җирле халык сөйләгәнчә, моңа кадәр авылда клуб булган, ләкин ул 50 нче елларда төзелгән агач бина булган. Кечкенә йортта түбәдән су үткән, идәне тигез булмаган. Үткән елның декабрендә аннан ерак түгел урында яңа бинаның төзелеше башланган. Нибары 5 айда авылда 489 кв.м мәйданлы 2 катлы яңа Мәдәният йорты төзелгән.

26.05.2014

Ике елдан Казан янында, Татарстанның Лаеш районында InPark муниципаль дәрәҗәдә шәхси индустриаль парк эшли башлый. Яңа мәйданчык нигезенә таш салу тантанасында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

26.05.2014

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә 2013 нче ел нәтиҗәләре буенча “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ акционерларының еллык җыелышы булды. Хисап доклады белән холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.

26.05.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуарлык бергәлеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Россия эшкуарлары көнендә уздырылды, ул ел саен 26 майда билгеләп үтелә (“Россия эшкуарлары көне турында” Россия Федерациясе Президентының № 1381 Указы нигезендә). Чараны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил институты оештырган. Чараның темасы: “Бизнес һәм хакимият. Ачыктан-ачык сөйләшү”.

26.05.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым татарлары Мәҗлесе делегациясе белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда Мәҗлес Советы рәисе Рефат Чубаров, Кырым Республикасы Министрлар Советының рәисе урынбасарының вазыйфаларын башкараучы Ленур Ислямов, Мәҗлес Советы рәисе урынбасары, Бакчасарай халык советы депутаты Әхтәм Чийгоз, Бакчасарай район администрациясе рәисе Илми Умеров, Бакчасарай тарихи-мәдәни тыюлык генераль директоры урынбасары Али Абдуллаев катнаштылар. Татарстан ягыннан очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәисе Ринат Закиров катнаштылар.

26.05.2014
Татарстанга Кырым Республикасының Бакчасарай районы хакимияте башлыгы Ильми Умеров эшлекле очрашуга килде.

Кырым Республикасының Бакчасарай районы делегациясе әгъзалары Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән очраштылар. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, Татарстан ягыннан анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар кабинеты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Назил Насыйбуллин катнашты.

Битләр: << 1641 1642 1643 1644 1645 1646 1647 1648 1649 ( 1650 ) >>