Яңалыклар

06.06.2014
Бүген Татарстан кырларында дымның запасы бик түбән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
06.06.2014
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Катар дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Сауд Абдулла әл Мәхмүд һәм Катарның икътисад һәм коммерция министры урынбасары Солтан әл Хатер белән очрашты.
06.06.2014

Татарстанда автомобиль транспортында газ-мотор ягулыгын киң куллану һәм ГМЯдагы автобусларны эксплуатацияләү шактый зур икътисадый нәтиҗәләр бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы регионнарында мотор ягулыгы сыйфатында газ куллануны киңәйтү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Түбән Новгород шәһәрендә узган бу киңәшмәне ИФОда Россия Федерациясе Президенты вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды, анда шулай ук Россия Федарациясе Энергетика министры Александр Новак, Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россия Транспорт министры Максим Соколов, ИФО регионнары губернаторлары, «Газпром» ААҖ, автомобиль техникасы җитештерү компанияләре вәкилләре катнашты.

06.06.2014

Бүген Татарстанда А.С. Пушкинның тууына 215 ел тулуга һәм Рус теле көненә багышланган чаралар үтә. Казан шәһәре Яңа-Савин районында урнашкан 45нче китапханәдә үткән бәйрәм чараларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары − мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шәһәр мэры Илсур Метшин, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев һәм Казан Үзәк китапханәләр системасы директоры Резеда Исмәгыйлова да бар иде.

06.06.2014
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шагыйрь Александр Пугкин һәйкәленә чәчәкләр салды. Әлеге чара шагыйрь тууына 215 ел тулу һәм Рус теле көне уңаеннан уздырыла.
06.06.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖ өлкән вице-президенты – «Тимер юл техникасы җитештерүчеләр берләшмәсе» президенты Валентин Гапанович белән очрашты.

05.06.2014

Казанда Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VI халыкара икътисадый саммитын даими рәвештә уздыру халыкара мәйданда Татарстанны тану дәрәҗәсен арттыруда һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итүдә мөһим звено булып тора. Мондый фикерне бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit 2014 кысаларында Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы ММЧ вәкилләре белән очрашу барышында белдерде.

05.06.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы илләренең алтынчы халыкара икътисадый саммитында катнашучы дипломатик миссияләр башлыкларын Сабантуй милли бәйрәменә чакырды. Очрашу Казанда Халыкара мәгълүмат үзәгендә узды.

05.06.2014
Татарстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең (БГӘ) үзара инвестицион хезмәттәшлеге үсеше перспективалары турында бүген Kazansummit-2014 кысаларында узган Татарстан – Әмирлек эшлекле форумында катнашучылар фикер алыштылар. Форумда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, БГӘнең икътисад министры Солтан бине Сәед әл Мансури , БГӘ эшмәкәрлек делегациясе әгъзалары катнашты.
05.06.2014

Татарстан Республикасы X5 Retail Group компаниясе белән киләчәк хезмәттәшлеккә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчелеге белән очрашуда белдерде.

Очрашу Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы илләренең алтынчы халыкара икътисадый форумы кысаларында Казанда Халыкара мәгълүмат үзәге территориясендә узды.

Битләр: << 1641 1642 1643 ( 1644 ) 1645 1646 1647 1648 1649 1650 >>