Татарстан Республикасы җитәкчелеге Төркия төбәкләре белән, аерым алганда Анталья белән хезмәттәшлекне кызыклы дип саный. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анталья провинциясе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Туран Эрен белән очрашты. Очрашу бүген Р.Миңнехановның эшлекле сәфәре кысаларында Антальдә узды.
Бүген Төркия Республикасының Анталья провинциясенә эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инветицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хабипов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев бар.
"ТАИФ" ААҖ дивидентлар түләүгә 2013 ел нәтиҗәләре буенча чиста табыштан 15 % юнәлдерәчәк. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә "ТАИФ" ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Сүлтиев хәбәр итте. Компаниянең Директорлар советы утырышыннан соң үткәрлгән матбугат конференциясендә шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнаштылар.
Бүген «ТАИФ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Акционерларның гомуми җыелышында «ТАИФ» ААҖнең 2013 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. «ТАИФ» компанияләр төркеме эшчәнлеге нәтиҗәләре турында «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов чыгыш ясады.
Бүген Татар теле һәм әдәбияты буенча II халыкара олимпиаданың җиңүчеләре мәгълүм булды. Беренче, икенче, өченче урыннарны, Гран-при яулаган укучылар, студентлар олылап Казанның М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында хөрмәтләнде. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.