Яңалыклар

08.06.2014

Бүген Татарстанның Теләче районында татар халык бәйрәме - Сабан туе узды. Сабан туеның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Валерий Голубев, Әстерхан өлкәсе Дума рәисе Александр Клыканов, “Газпром трансгаз Казань” генераль директоры Рәфкать Кантюков һ.б. бар иде.

08.06.2014

Татарстан Республикасы Теләче районында сыекландырылган табигый газ җитештерәчәк завод төзелешенә старт бирелде. Завод нигезенә капсула салу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Валерий Голубев, Әстерхан өлкәсе Думасы Рәисе Александр Клыканов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, “Газпром трансгаз Казань” генераль директоры Рәфкать Кантюков, Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов катнашты.

07.06.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасында Сабантуйда булды. Аны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов озата йөрде.

07.06.2014

7 июньдә Латвиянең Рига шәһәрендә ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координацион совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин беренче Европа Сабан туен ачты. Бу мөһим вакыйга бәйрәм үткәрелү тарихында беренче тапкыр Европаның күп санлы татар һәм башкорт җәмгыятьләрен берләштерде. Сабан туенда Швеция, Польша, Венгрия, Германия, Бельгия, Чехия, Эстония һ.б. кебек 11 илләрдән ватандашлар катнашты.
07.06.2014
Бүген Лаеш районы халкы Сабантуйны бәйрәм итә. Аларга кунакка Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чит илләр дипломатик миссия башлыклары – Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең VI Халыкара икътисад саммиты - Kazansummit 2014тә катнашучылар белән килде. Алар арасында Алжир, Катар, Согуд Гарәпстаны, Судан, Ирак, Оман һәм Бахрейн дәүләтләренең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкилләре бар иде.
07.06.2014
Бүген Тубән Камада Сабантуй узды. Сабан туе бәйрәмендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, Түбән Кама муниципаль район башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
07.06.2014
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан янында Иннополис ИТ-шәһәр территориясендә объектлар төзелешенең барышы белән танышты. Эшлекле сәфәрендә аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков озата йөрде.  
07.06.2014

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2014 елгы Сабан туе бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате.

06.06.2014

2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе («Стратегия 2030») проектын эшләүнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Леонтьев үзәге белгечләре сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасын 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үстерү стратегиясе («Стратегия 2030») Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча «Леонтьев үзәге» социаль-икътисадый тикшеренүләр халыкара үзәге» ЯЧҖ консорциумы җитәкчелегендә («Шәһәр планлаштыру лабораториясе», AV Group, Социологик тикшеренүләрнең бәйсез үзәге ҖЧҖ, Социаль сәясәт бәйсез институты, Ernst & Young компаниясе, Номура тикшеренү институты катнашында) Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә әзерләнә.

06.06.2014
2014 елның 5 июненә Татарстан Республикасында 1 млн. 75,6 мең кв.м торак төзеп тапшырылган (бу еллык биремнең 44,8%), узган елга караганда 103,1% тәшкил итә.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Битләр: << 1641 1642 ( 1643 ) 1644 1645 1646 1647 1648 1649 1650 >>