Яңалыклар

31.05.2014
Татарстан Республикасында йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр 40 муниципаль районда 793 объектның 784ендә башланган. Ике атна өчен динамика 28 йорт тәшкил итә. 6 муниципаль районда 12 объектта эшләр графиктан 20%ка артта бара.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык (ТКХ) министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
30.05.2014

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында «Чукурова Макина компании» идарәсе рәисе Али Самса Карамәхмәт белән очрашты.

Очрашу «Чукурова Макина» заводы территориясендә узды, анда Мәрсин провинциясе губернаторы Хәсән Басри Гүзәлоглу, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин һәм башкалар катнашты.

30.05.2014

Татарстан төрек бизнесы өчен гаять зур Россия базарына чыгу мәйданчыгы була ала.  Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Мерсин шәһәрендә узган Татарстан-Төркия эшлекле форумында белдерде. Татарстан делегациясе составында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы – Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шайдуллин, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров, Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев һәм башкалар бар. 

30.05.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш визиты кысаларында «Ашут Файбергласс» пыяла җепселләреннән торбалар җитештерү заводында булды (Мәрсин шәһәре).

Танышу экскурсиясе барышында ТР Президентын Мәрсин провинциясе губернаторы (Төркия Республикасы) Хәсән Басри Гүзәлоглу һәм Мәрсин шәһәре мэры Борһанетдин Коҗамаз, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин һәм башкалар озата йөрде.

30.05.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкчи белән очрашты.

Очрашу бүген Төркия Республикасының Мәрсин шәһәрендә булачак Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында узды.

Очрашуда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары–сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Төркия Республикасында Россия Федарациясе Илчелеге киңәшчесе Александр Епифанов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев һәм башкалар катнашты.

30.05.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мерсин провинциясенең Тарсус шәһәрендәге “Азнакай” паркында булды (Төркия Республикасы). Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукайга багышланган истәлекле плитага чәчәкләр салды. 

30.05.2014
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россиянең Юристлар ассоциациясе үзәк аппараты җитәкчесе Станислав Александров белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР юстиция министры Лариса Глухова катнашты.

Ике яктан да катнашучылар оештыру мәсьәләләре, киләчәктәге хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
30.05.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Адананың Хаҗи Сабанҗи исемендәге оештырылган сәнәгать зонасында булды. ОСЗ идарәсе рәисе Бәкир Сүтҗү Рөстәм Миңнехановка сәнәгать зонасының презентациясен уздырды.  Аның сүзләренчә, бу Төркиянең иң эре махсус сәнәгать зоналарының берсе. 

29.05.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре барышында Адана провинциясе губернаторы Хөсәен Авни Джош белән очрашты. Очрашуда шулай ук РФ Илчелегенең Төркиядәге киңәшчесе Александр Епифанов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, “ОЭЗ ППТ Алабуга” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, “ОЭЗ Иннополис” ААҖ генераль директоры Игорь Носов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамиль Агеев һәм башкалар катнашты.

29.05.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына ике көнлек эш визиты белән килде (2014 елның 29-30 май көннәре). Адана шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Адана провинциясе губернаторы урынбасары Җамалетдин Җантүрк каршы алды. Визитның төп максаты – Татарстан-Төркия эшлекле форумында катнашу, ул мерсин шәһәрендә 2014 елның 30 маенда узачак.

Битләр: << 1641 1642 1643 1644 1645 1646 1647 ( 1648 ) 1649 1650 >>