Яңалыклар

25.05.2014
Казанда студентлар баскетболы ассоциациясенең суперфиналы республика яшьләренә Россиянең иң яхшы спортчыларын күрсәтергә өстәмә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан башкаласында финал уеннарның тантаналы ачылышында белдерде.
25.05.2014

Бүген бер көнлек эш визиты белән Казанга Россия Федарациясе Юстиция министры, Россия ишү спорты федерациясе попечительләр советы рәисе Александр Коновалов килде.

Килүгә үк Александр Коновалов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

25.05.2014

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга «Каравон» рус халык бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгать итте.

“Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын йөрәктән һәр елны кунакчыл Лаеш җирендә уздырыла торган якты һәм дәртле рус халык бәйрәме Каравон белән тәбрик итәм!

Төрле милләт һәм төрле дин вәкилләрен елдан-ел үзенә күбрәк җәлеп иткән Каравон бүген Татарстанда гына түгел, ә аннан читтә дә киң танылды. Күренекле халык бәйрәмнәренең башкалары белән бергә, ул лаеклы рәвештә республиканың мәдәни визит карточкасына әйләнде.

25.05.2014
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «U-Star» компаниясе Директорлар советы рәсе Сергей Богданчиков белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, очрашуда Татарстан яыннан шулай ук Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
25.05.2014
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Химиклар көне белән котлады.
24.05.2014
Бүген Волгоград өлкәсенең Кече Чапурyники авылында V Бөтенроссия авыл Сабантуе узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Волгоград өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Бочаров катнашты.
24.05.2014
Республикада 23 майга 996,8 мең кв. м. торак йорт тапшырылган, ул еллык йөкләмәнең 41,6%ын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
24.05.2014
Бүген Волгоград өлкәсендә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Волгоград мәктәбенең Соңгы кыңгырау бәйрәмендә һәм борынгы мәчеттә булды. 
23.05.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Волгоградка килде. Аны аэропортта Волгоград өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Бочаров каршы алды.

23.05.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Химик көнен бәйрәм итүдә катнашты. Түбән Кама шәһәрендә республика масштабында бәйрәм үткәрү турында Татарстан Республикасы Президенты 2013 елда карар кылды. “Нефтехимик” боз сараенда узган тантаналы чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов, Россия Химия сәнәгате хезмәткәрләре һөнәр берлеге рәисе Александр Ситнов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар катнашты. 

Битләр: << ( 1651 ) 1652 1653 1654 1655 1656 1657 1658 1659 1660 >>