Яңалыклар

17.06.2014

Тотрыклы нефть чыгару Татарстанда нефть химиясе һәм нефть эшкәртү производстволарының үсеше өчен нигез булып тора. Бу хакта бүген Мәскәүдә узган 21нче Дөнья нефть конгрессында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Конгресс 1933 елдан өч елга бер мәртәбә уздырыла, 2011 елда ул Катарда булган. Конгрессны оештыручы - Лондонда штаб-квартирасы булган Дөнья нефть советы, дөньяның 69 иле аның әгъзалары булып тора.

17.06.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә конкурентлык һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты.  Утырышны РФ Хукүмәте Йортында Россия вице-премьеры Игорь Шувалов уздырды. 

17.06.2014
Бүген “Татарстанда тарихи-мәдәни мирас үсеше һәм аны саклап калу: нәтиҗәләр һәм перспективалар” темасына узган брифингта ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова шулай дип белдерде. Матбугат очрашуында шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
16.06.2014
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае делегациясе белән очрашты. Очрашуга кадәр ул Көньяк Моравия крае губернаторы Михал Гашек белән фикер алышкан иде.
16.06.2014

Якын арада Казан (Идел буе) федераль университеты бөтендөнья мәгариф системасында җитди позиция биләячәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов КФУ ның попечительлек советы утырышында белдерде. Утырыш башланганчы, Рөстәм Миңнеханов КФУның Инженерия институтында, бу уку йортының инжиниринг үзәге бинасында булды. Аннары аңа университетның Фундаменталь медицина һәм биология институтының яңа уку-лаборатория кампусы тәкъдим ителде. Биредә Татарстан Президенты медицина фәннәре үзәге, симуляция медицинасы уку үзәге, фантом класслы стоматология бүлеге эше белән танышты. Шулай ук биомедицина микроскопиясе уку үзәге, анатомия музее да тәкъдим ителде, биредә препаратлар полимер бальзамлау ысулы белән әзерләнгән.

15.06.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан (Федераль) университеты ректоры Илшат Гафуров, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының идарә рәисе Шамил Агеев һәм башкалар катнаштылар. 

15.06.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan City Racing тамашасын карады. Атаклы автоспортчылар катнашындагы чара Казан Кремле янында меңләгән тамашачы җыйды. 

15.06.2014

Бүген Томск өлкәсенә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль Сабантуен бәйрәм итүдә катнашты. ТР Президентын өлкә губернаторы Сергей Жвачкин озата йөрде. Иртән Татарстан Президенты Томскта Ак Җәмигъ мәчеттә булды. Биредә Рөстәм Миңнехановка шәһәр һәм өлкәдә мөселманнар тормышы турында сөйләделәр, ул мәхәллә активистлары белән аралашты. 

14.06.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Томск өлкәсенә килде. Томск шәһәренең Богашево аэропортында Татарстан Республикасы Президентын өлкә губернаторы Сергей Жвачкин каршы алды. Татарстан делегациясе составына шулай ук республика мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкат Кантюков кергән.

14.06.2014

Бүген 30 меңгә якын кеше Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1125 ел тулуына багышланган Изге Болгар җыены чаралары шаһитлары булды.

Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми кабул итүен хәтерләтеп торсын өчен төзелгән мәһабәт бина - Истәлек билгесе каршында узган җыенның тантаналы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казакъстан, Кыргызстан, Украина, Беларусьтан дин әһелләре, илнең төрле өлкәләреннән мосафирлар катнашты.

Битләр: << 1631 1632 1633 1634 1635 1636 1637 1638 1639 ( 1640 ) >>