Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Казан дәүләт медицина университетының 200 еллыгына багышлап уздырылган тантаналы чара алдыннан, РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Казанга эш сәфәреннән булган уй-фикерләре белән уртаклашты. “Бүгенге эш программасы бик эчтәлекле булды. Без илдә иң яхшыларның берсе саналган, ун ай эчендә сафка бастырылган, иң алдынгы технологияләр белән җиһазландырылган искиткеч Республика кан үзәген ачтык”, - дип башлады министр сүзен.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Вероника Скворцова Казанда эш сәфәре белән (2014 елның13-14 мае), сәфәрнең төп максаты – Казан дәүләт медицина университетына (КГМУ) 200 ел тулуга багышланган чараларда катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Алабуга муниципаль районына эш сәфәре барышында район басулары өстеннән очып узды һәм хуҗалыклар, авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.
Бүген "Алабуга" МИЗ территориясендә RMA Pipeline Equipment Германия компаниясенең шарлы торбаүткәргеч арматура заводы эшли башлады. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшли башлады. Шулай ук чарада "Махсус икътисадый зоналар" ААҖ генераль директоры Вадим Третьяков, RMA компаниясе хуҗасы Андреас Труттенбах һәм аның атасы, компаниягә нигез салучы Зигфрид Труттенбах катнашты.