Яңалыклар

24.05.2014
Бүген Волгоград өлкәсендә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Волгоград мәктәбенең Соңгы кыңгырау бәйрәмендә һәм борынгы мәчеттә булды. 
23.05.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Волгоградка килде. Аны аэропортта Волгоград өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Бочаров каршы алды.

23.05.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Химик көнен бәйрәм итүдә катнашты. Түбән Кама шәһәрендә республика масштабында бәйрәм үткәрү турында Татарстан Республикасы Президенты 2013 елда карар кылды. “Нефтехимик” боз сараенда узган тантаналы чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов, Россия Химия сәнәгате хезмәткәрләре һөнәр берлеге рәисе Александр Ситнов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар катнашты. 

23.05.2014

Хәзерге икътисад инновацияләргә нигезләнергә тиеш, ә алар, үз чиратында, үзлегеннән формалашмый, аларны булдырырга кирәк, һәм монда иң төп көч – кешеләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Инновацион үсеш стратегиясе: инвестицияләү өстенлекләре» панель дискуссиясендә чыгыш ясаганда хәбәр итте.

Панель дискуссиясе Россия Федарациясе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин катнашында уздырылды һәм регионнарда инвестицияләр җәлеп итү өчен кирәкле эшкуарлык климаты булдыру мәсьәләләренә багышланды.

Чарада катнашучылар билгеләп үткәнчә, бүген регионнар инвестицияләр җәлеп итү буенча шактый алга китте.

23.05.2014

Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең Күзәтчелек Советы һәм Советы утырышы бүген Санкт-Петербургта Ассоциациянең Күзәтчелек советы рәисе Сергей Нарышкин җитәкчелегендә үткәрелде. Россия Инновацион регионнары ассоциациясе Советының рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырыш Петербург халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында узды.

23.05.2014
Татарстан Республикасы федерация субъектларының инвестицион кызыксындырырлык рейтингында иң югары бәяне алган регионнарның беренче төркеменә керде.
Бу хакта Россия Федерациясе регионнарында Инвестицион климат торышының милли рейтингы беренче нәтиҗәләренә багышланган XVIII Петербург халыкара икътисад форумы сессиясе барышында, тикшеренүләрне оештыручылар сөйләде.
23.05.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төньяк Рейн – Вестфалия (ФРГ) федераль җире Икътисад министрлыгының дәүләт секретаре Гюнтер Хорцетцки белән очрашты. Очрашу XVIII Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Чарада Төньяк Рейн – Вестфалия (ФРГ) федераль җире делегациясе әгъзалары, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов һәм башкалар катнашты.

23.05.2014
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Euromoney төркеменең идарәче директоры Нил Осборн белән очрашты.

Очрашу XVIII Петербург халыкара икътисад форумы кысаларында узды.
23.05.2014
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Санкт-Петербургка эшлекле очрашуга килде. Очрашуның төп максаты – XVIII Петербург халыкара икътисад форумында катнашу.

Искә төшерәбез, форум 2014 елның 22-23 маенда “Ленэкспо” мәйданчыгында уза, быел аның темасы – “Үзгәртеп корулар чорында ышанычны ныгыту”.
23.05.2014
Бүген Россия Саклык банкы уздырган эшлекле иртәнге ашта 21 гасыр икътисады өчен яңа белем бирү модельләре турында сүз барды. Чара Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Битләр: << 1631 1632 1633 ( 1634 ) 1635 1636 1637 1638 1639 1640 >>