Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Калининград өлкәсенең татар общинасы вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Калининград өлкәсе Хөкүмәте бинасында узды.
Чарада Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов, Калигинград өлкәсе Хөкүмәте әгъзалары катнашты.
Татарстан Республикасы ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы халыкара дәрәҗәдәге спорт ярышларына әзерлек һәм аларны уздыру тәҗрибәсен Калининград өлкәсе белән уртаклашырга әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Калининградской өлкәсе губернаторы Николай Цуканов белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Калининградта, Калининград өлкәсе Хөкүмәте бинасында узды. Рөстәм Миңнеханов Калининградта ике көнлек эш сәфәрендә (2014 елның 11-12 мае).
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Сочида тәмамланганТөнге хоккей лигасының һәвәскәр командаларының хоккей буенча III бөтенроссия фестиваленең гала-матчында катнашты. Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин җитәкләүче «Звезды НХЛ» составында бозга чыкты.
Бүгенге көнгә Татарстанда чәчү эшләре 1 млн гектар мәйданда тәмамланган, бу 2014 язгы чәчүлекләр гомуми мәйданының 58%ын тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә шундый белешмәләр бирелде, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.