Яңалыклар

19.09.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Парламенты Сенаты Рәисе Касым-Жомарт Токаевым һәм Сенат әгъзалары белән очрашты.

19.09.2014

Бүген көннең икенче яртысында Казахстанга килгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астана шәһәре хакиме һәм хакимлек әгъзалары белән очрашты. Киң составта узган очрашуда  ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ядәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин,  ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисе Шамил Агеев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “КАМАЗ” ААҖ җитәкчесе Сергей Когогин һәм башка рәсми затлар катнашты.   

19.09.2014
Республика икътисадының торышы турында мәгълүмат җыючы һәм аны эшкәртүче “Ачык Татарстан” системасы дәүләт хакимияте эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итә. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Сочи-2014” халыкара инвестиция форумы кысаларында узган дискуссиядә ясаган чыгышында хәбәр итте.
19.09.2014
Бүген Татарстан Премьер-министры илдар Халиков Сочида халыкара инвестиция форумының пленар утырышында катнашты. Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады.
19.09.2014

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанага Казахстанда ТР Мәдәнияты көннәренә багышланган бәйрәм чараларында катаншу өчен килде.  Астана шәһәре аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Астана шәһәре Хакиме Имангали Тасмагамбәтов,Россия Федерациясенең Казахстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР  ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак-Барс Холдинг" ААҖ җитәкчесе Иван Егоров һәм башкалар каршы алды. 

19.09.2014

Бүген, Урман хезмәткәрләре көне алдыннан (21 сентябрьдә билгеләп үтелә), республика урманчылыгы җитәкчеләренә “Нива” автомобильләре ачкычлары тапшырылды. Республика башлыгы, аларны сәламләп, барыннан да элек, урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. “Бу тармак бик мөһим. Анда эшли торган кешеләр куелган бурычларны башкару өчен техника белән тәэмин ителергә тиеш”, - дип билгеләп үтте Р. Миңнеханов. Ул автомобиль ачкычларының ел саен тапшырылуын искәртте.

19.09.2014
Бүген “Сочи-2014” халыкара инвестиция форумы кысаларында гадәттәгечә Саклык банкы оештырган “эшлекле иртәнге аш” узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
19.09.2014
Бүген Татарстан премьер-министры Илдар Халиков Сочида һәр ел була торган инвестиция форумында катнаша. Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, республиканың Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТРның Туризм буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров бар.
18.09.2014

"Татарстанда масштаблы проектларны гамәлгә ашыру 2020 елга кластерда сәнәгать җитештерүе күләмен өч мәртәбәгә арттырырга һәм 2 трлн. сум дәрәҗәсенә җиткерергә ярдәм итәчәк. Бу максатка ирешү өчен социаль, транспорт, энергетика һәм инженер инфраструктурасын алданрак барырлык итеп үстерү өчен дәүләт ярдәме кирәк", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясаганда.

18.09.2014
Бүген Чаллыда Шәһәр советының чираттан тыш сессиясе узды. Анда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхать Латыйповның һәм шәһәр мэры Васил Шәйхразиевның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу мәсьәләсе каралды. Утырышта республика Премьер-министры Илдар Халиков катнашты һәм ул башкарма комитетның яңа җитәкчесен тәкъдим итте.

Битләр: << 1571 1572 1573 1574 1575 1576 1577 1578 ( 1579 ) 1580 >>