Яңалыклар

29.11.2014

Бүген, Аналар көне бәйрәме алдыннан Казан Кремлендә Татарстанның күп балалалы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. «Ана даны - Материнская слава» медальләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тугыз күп балалы анага тапшырды. 


29.11.2014

Татарстан авыл хуҗалыгы районнарының республиканың эре шәһәрләрендә азык-төлек продукциясе ярминкәләрен уздырулары Казан һәм Чаллы халкына сизелерлек файда китерә. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узучы гадәти атналык киңәшмәдә белдерде. 

28.11.2014
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген "Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фонды" һәм "Татартан Республикасының фәнни-техник өлкәсендә кече предприятиеләргә венчур инвестицияләрен үстерүгә ярдәм фонды" коммерцияле булмаган оешмаларының попечительләр советы утырышларын уздырды.
28.11.2014
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия шахмат федерациясенең Попечительләр советы әгъзасы Минтимер Шәймиев һәм шахмат буенча уникенче дөнья чемпионы, Россия Федерациясенең Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Карпов классик шахмат буенча Россия чемпионатының ирләр һәм хатын-кызлар суперфиналлары уеннарын карадылар, беренче тур Казан Кремлендә урнашкан "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә башланды.
28.11.2014
Бүген Казанда "Чиста караш" республика яшьләр социаль экологик реклама ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Жюри эше нәтиҗәләре буенча видеоролик, кыска метражлы фильм, гаджетка төшерелгән видео, социаль плакат һәм фотоэшләр номинацияләре буенча 15 эш иң яхшысы дип табылган.
28.11.2014
Бүген Казан ратушасында "ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсында җиңүчеләргә һәм "Россиянең иң яхшы товарлары" Бөтенроссия конкурсы лауреатлары һәм дипломантларына бүләкләр тапшыру тантанасы булды.

Ел саен уздырыла торган XI республика конкурсында икътисадның төрле тармагына караган 229 предпрятие һәм оешма катнашкан, алар 440 төр продукция һәм хезмәт тәкъдим иткән. 146 төр товар һәм хезмәт "ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсында җиңгән, аларның 59ы лауреат исеменә лаек булган. 83е "Россиянең иң яхшы товарлары" программасы дипломанты дип табылган.
28.11.2014

Төрле мәдәниятләр һәм милләтләр вәкилләре тату яшәүче һәм үсә баручы регион буларак, Татарстанның тәҗрибәсе Евразия интеграциясе процессларында катнашучылар өчен кызыклы булырга мөмкин. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Казан форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда шундый фикер әйтте. Форум эшендә шулай ук Россотрудничество җитәкчесе Констатин Косачев, Камбоджа вице-премьеры Сок Ан, Камчатка крае Губернаторы Владимир Илюхин, Федерация Советының конституциячел законнар һәм дәүләт корылышы комитеты рәисе Андрей Клишас, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

28.11.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камбоджа Корольлеге Премьер-министрының урынбасары Сок Ан әфәнде белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Искәртик, Камбоджа Корольлеге делегациясе Казанга «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» форумына катнашу өчен килде. Делегация составында – Камбоджа Корольлеге Хөкүмәте, берничә министрлыклары вәкилләре.

28.11.2014
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татэнергосбыт” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
28.11.2014
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм “Россия дипломатлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия дипломатлары ассоциациясе советы рәисе Игорь Халевинский имзаларын куйды.

Битләр: << 1561 1562 1563 1564 1565 1566 1567 1568 1569 ( 1570 ) >>