Академик Ренат Мөслимов Татарстанның һәм бөтен Россиянең нефть сәнәгатен торгызуга һәм үстерүгә бик зур өлеш кертте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефтенең күренекле затына 80 яшь тулуга багышланган Казан федераль университетының Гыйльми һәм Попечительләр советларының тантаналы чарасы барышында хәбәр итте.
Кичә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кайбер федераль министрлыклар җитәкчеләре: РФ Спорт министры Виталий Мутко, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм ГХМ җитәкчесе Владимир Пучков белән очрашты.
Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының өченче утырышында "2014 елга, 2015 һәм 2016 еллардагы планлы чорга Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында" 22-5 номерлы Татарстан Республикасы Законы проекты беренче укылышта каралды. Утырышта исә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе (Рособрнадзор) Сергей Кравцов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәнариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Огуз текстиль» Төркия компаниясе идарәсе рәисе Исрафил Учурум җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов иң беренче чиратта Төркия Республикасына нигез салынуга 91 ел тулу белән барысын да котлады, бу бәйрәм кичә 29 октябрьдә иде. Ул тугандаш төрек халкына уңышлар, шулай ук киләчәктә Төркия Президенты Рәҗип Таип Эрдоган җитәкчелегендә ватаннарының чәчәк атуын теләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәү банкы идарәсе рәисе - президенты Михаил Кузовлев белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Россия банкының Идел-Нократ Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – ТР Милли банкы идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.
Без Татарстан белән Иран Ислам Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында югары бәялибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы вице-президенты Сурен Саттари белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Президенты Ярдәмчесе Андрей Фурсенко катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә “Татнефть” ААҖ нең штаб-фатирында республиканың кече нефть компанияләре эшчәнлеге буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР тармак министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.