Яңалыклар

22.10.2014
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы барышында Татарстан икътисады өчен юл-транспорт тармагының мөһимлеген билгеләде. Утырыш Казанда бүген ачылган “Дортрансэкспо -2014” күргәзмәсе кысаларында узды.
22.10.2014
Бүген Казанның Авиатөзелеш районында реконструкциядән соң Академик Павлов урамы юлы ачылды. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов катнашты.
22.10.2014
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр комплексында “Дортрансэкспо” 14нче махсуслаштырылган күргәзмәсе үзенең эшен башлады. Ачылыш тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
21.10.2014
Һава торышы кискен үзгәрү сәбәпле, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә автомобиль йөртүчеләрне тиз арада кышкы көпчәкләргә күчәргә өндиләр. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта да сүз булды.
21.10.2014
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков 12 чакырылыш Кытай Халык сәяси консультатив советының Бөтенкытай комитеты рәисе, Россия-Кытай дуслыгы җәмгыяте рәисе Чэнь Юань әфәнде җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.
21.10.2014
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Россия шахмат федерациясенең Попечительләр Советы әгъзасы Минтимер Шәймиев Россия шахмат федерациясе идарәсе рәисе, суперфиналның оештыру комитеты әгъзасы Марк Глуховский белән очрашты.
21.10.2014
Татарстанда быел салым органнары физик затлардан 4,4 млрд сумнан артык милек салымнарын җыюны планлаштыра. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.
21.10.2014
Быел Татарстан Хөкүмәтенең “Алгарыш” программасы кысаларында 222 кеше грант алды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдерде.
20.10.2014
Бүген Казанда IV (XX) Бөтенроссия археология съезды ачылды. Аның пленар утырышында Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу буенча “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Россия тарих җәмгыяте рәистәше, РФАнең Себер бүлеге Археология һәм этнография институты директоры Анатолий Деревянко, РФА академигы, РФАнең Археология институты директоры Николай Макаров, ТР Фәннәр академиясенең А. Халиков исемендәге Археология институты директоры, КФУның этнология кафедрасы мөдире Айрат Ситдыйков, ТР ФА вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
20.10.2014
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Инвестицион үсеш агентлыгы коллективына яңа җитәкче - Талия Миңнуллинаны тәкъдим итте.

Битләр: << 1561 1562 1563 1564 1565 ( 1566 ) 1567 1568 1569 1570 >>