Региональ һәм муниципаль автомобиль юллары челтәрен саклап калу һәм үстерү чаралары комплексы бүген “Россия Федерациясе территорияләрен комплекслы үзләштерү һәм үстерү максатларында автомобиль юллары челтәрен камилләштерү турында” Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышында тәкъдим ителде, аны Новосибирскта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды. Төп нотык белән утырышта Дәүләт Советы эш төркеме җитәкчесе – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Цереброваскуляр патология һәм инсульт” III Россия халыкара конгрессы ачылды. Аның пленар утырышында катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Утырышта РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш неврологы Евгений Гусев, Россиянең танылган галиме, Бурденко исемендәге Нейрохирургия фәнни-тикшеренү институты директоры, нейрохирург Александр Коновалов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентылыгы вәкиллегендә һәм «Яңа гасыр» (ТНВ) ААҖ филиалының офис бүлмәләрендә булды.
Бүлмәләргә ремонт ясалган, заманча җайланмалар сатып алынган. ТНВның Мәскәүдәге филиалында телекүперләр уздыру, интервью, телепрограммалар яздыру өчен студия зонасы булдырылган.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тимер юл тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Чара Мәскәүдә, «Россия тимер юллары» ААҖнең үзәк офисында узды.
Бүген Казанда, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан, ТР Президенты исеменнән кабул итү чарасы узды. Мәдәни-күңел ачу комплексларының берсендә республиканың иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, агросәнәгать бизнесы, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре җыелган иде. Тантаналы кабул итүдә катнашучыларны якынлашып килгән бәйрәм белән котлап, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу елның авыл хуҗалыгы өчен гади генә башланмавын искәртеп узды.
Бүген Татарстан Республикасы Милли банк коллективына яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе үзәк банкы Рәисенең беренче урынбасары Георгий Лунтовский һәм башкалар катнашты.
20 елдан артыграк Татарстан Республикасы Милли банкын җитәкчеләгән Евгений Богачев отставкага китте. Аны моңарчы Татарстан Республикасы икътисад министры вазыйфасын биләгән Мидхәт Шаһиәхмәтов алыштырды.
Бүген Казан федераль университетының Мәгълүмат технологияләре һәм системалары югары мәктәбе нигезендә Cisco Инновацион үзәге ачылды. Ачылуга багышланган чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук ачылуда Cisco компаниясенең EMEAR регионында эш итү буенча президенты Крис Дедикот, Cisco компаниясенең индустриаль алымнар бизнесын үстерү һәм стратегиясе буенча глобаль җитәкчесе Мэтью Смит, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.